Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачуда һәм Чемпионатта катнашучы илләрнең флагларын күтәрүдә катнашачак

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачу һәм һөнәри осталык буенча чемпионатта катнашучы илләрнең флагларын күтәрүдә катнашачак. Тантанада шулай ук WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм «Яшь профессионаллар» берлеге генераль директоры Роберт Уразов катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills стандартларына нигезләнгән һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында катнашучы илләр һәм төбәкләр флагларын күтәрү тантанасында катнашырга планлаштыра»,-дип билгеләп үтте матбугат хезмәтендә.

 


Фикер өстәү