Дүрт машина бәрелешкән: һәлак булучылар бар

Кашира шәһәрендә юл фаҗигасе килеп чыккан.

Мәскәү өлкәсенең Кашира шәһәрендә йөк машинасының берничә машина белән бәрелешүе бер хатын-кызның үлеменә, җиде кешенең бик нык җәрәхәтләнүенә китергән. Авария “Каспий” Р-22 юлының 14нче чакрымында булган. “Renault”, чыгымчылап”, каршы як юлга килеп чыккан һәм өч машинага, шул исәптән йөк машинасына килеп бәрелгән, дип яза «SHOT” телеграм-каналы.

Авариядә 41яшьлек Наталья Соловьёваның гомере өзелгән. Бер машинада Рязань өлкәсе депутаты – 52 яшьлек Галина Бокарева бик нык җәрәхәтләнгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, машинасында ул 11 яшьлек малае белән барган булган. Баланың бот сөяге сынган.

«SHOT” зыян күрүчеләрнең тулы исемлеген бастырып чыгарган. Анда бер ир-ат һәм алты хатын-кызның, шул исәптән 12 яшьлек кызның исем-фамилиясе урнаштырылган. Аларның барысы да бик авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү