Татарстанда 84 яшьлек бабай юл фаҗигасе китереп чыгарган: ана белән бала һәлак булган

Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясеннән хәбәр ителгәнчә, кичә кичен Лениногорскида юл һәлакәте булган. Анда ике кешенең, шул исәптән 2 яшьлек баланың гомере өзелгән, дүрт кеше җәрәхәтләнгән.

“10 сентябрьдә “Шкода” автомобилен йөртүче 84 яшьлек ир-ат Лениногорск-Азнакай автомобиль юлының 5нче чакрымында, зур тизлектә баруы сәбәпле, машинасы “чыгымчылап”, каршы як полосага килеп чыккан һәм «Киа Рио” автомобиленә (рулендә 24 яшьлек ир-ат утырган булган) килеп бәрелгән. Фаҗигадә “Киа Рио” машинасының ике пассажиры (22 яшьлек һәм 2 яшьлек) һәлак булган”, – дип хәбәр ителгән республика Дәүләт автомобиль инспекциясеннән.

Фото социаль челтәрдән алынды

Ведомствода шулай ук “КИА Рио” машинасында яшь гаиләнең барганлыгы турында сөйләп үткәннәр. Ана белән бала һәлак булган, гаилә башлыгы авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Дәүләт автомобиль инспекциясендә билгеләп үтелгәнчә, 2 яшьлек кыз балалар кәнәфиенә утыртылган, ләкин иминлек каешы белән эләктерелмәгән булган. Фаҗига буенча тикшерү алып барыла.


Фикер өстәү