11 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтенроссия аеклык көне

Әлеге дата чиркәү бәйрәменә бәйле рәвештә 1913 елда билгеләнә башлаган. Аның максаты – кешеләрне сәламәт яшәү рәвеше, ә иң мөһиме, аек яшәү рәвеше алып баруга өндәү.

Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларыннан берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Рәсми статистикага карасак, үткән елда алкогольдән 50 меңнән артык кеше үлгән. Эчкечеләр күбесенчә инфаркт, инсульт, бавыр циррозы, нерв системасы какшау чирләреннән вафат була.

 Көнчыгышка якынрак

1833 елның 11 сентябрендә Казан университетында Европа вузлары арасында беренче тапкыр монгол телен өйрәнә башлыйлар. Моның өчен ректор Николай Лобачевский карары белән кафедра төзелә. Телне өйрәнергә теләгән студентлар төркеменә ул вакытта нибары дүрт студент керә.

Инде ике елдан соң университетта гарәп һәм фарсы, төрек-татар һәм монгол телләре көнчыгыш кафедрасы эшли башлый. Аларда укыган студентлар саны зур булмый. Университет уставы нигезендә, бары тик 14 казна студентына гына укырга мөмкин була. Елына һәркайсы өчен 2 мең сум көмеш бирелгән, ә уку тәмамланганнан соң алар 6 ел юллама буенча хезмәт итәргә тиеш булган.

 Композиторлар берлеге

1939 елның 11 сентябрендә Татарстан Композиторлар берлеге оеша. Ул СССР милли республикаларында беренче  була. Аның составына 10 кеше керә, ә  рәисе итеп Нәҗип Җиһанов сайлана. Композиторлар берлеге беренче елларда яңа әсәрләр тыңлау белән шөгыльләнә, концертлар программасы турында фикер алыша, яшь композиторларга ярдәм итә. Аннан соңгы елларда Татарстан Композиторлар берлеген Мирсәет Яруллин һәм Рәшит Кәлимуллин җитәкли. Бүген республиканың композиторлар оешмасы составына 60 кеше – 40 композитор һәм 20 музыка белгече керә.

9/11

Бүген Америка Кушма Штатларында 2001елның 11 сентябре терактында һәлак булучыларны искә алалар. 22 ел элек террорчылык «Әл-Кагыйдә» төркеме (Россиядә тыелган) тарафыннан 4 пассажир самолеты яулап алына. Шуларның икесе Бөтендөнья сәүдә үзәгенең игезәк күпкатлы биналарына, ә берсе Пентагон бинасына юнәлдерелә. Һөҗүм нәтиҗәсендә 3 мең кеше үлә, 6 меңләп кеше зыян күрә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү