Карабах тирәсендә ут ягу: зур сугыш башлану куркынычы яный

Үткән атнада Кавказда вазгыять тагын кискенләште. Таулы Карабах тирәсендә күптәннән тынмый барган конфликт яңадан зур сугыш хәленә китереп терәлде. Бу юлы бәхәскә берничә зур дәүләтнең катнашып китү ихтималлыгы артты.

Исегезгә төшерәбез: 2020 елның көзендә Баку һәм Ереван мөнәсәбәтләрне зур кораллы конфликт ярдәмендә ачыклады. Азәрбайҗан армиясе, технологик яктан яхшырак корал кулланып, әрмәннәрне чигенергә мәҗбүр итте, байтак стратегик торак пунктларны үз контроленә алды. Халыкара җәмәгатьчелек азәрбайҗанлыларга каршы килә алмый иде, чөнки төбәк рәсми рәвештә алар җире булып санала. Бу Карабах сугышына азатлык сугышы сататусы бирә. Ереван ярдәмгә ОДКБ көчләрен чакырып карады, әмма сугыш Азәрбайҗан территориясендә барганлыктан, башында Мәскәү торган күмәк көчләр булыша алмады, чөнки хәрби ярдәм күрсәтү бу очракта Уставка туры килми иде. Төбәккә танклар белән бәреп керү зур сугыш вәгъдә итә: Азәрбайҗанны Төркия һәм Израиль яклый иде. Әрмәннар белән исә Иран аркадашлык итә. Бик катлаулы төен төйнәлгән урын бу. 2020 елның 10 ноябрендә Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Россия катнашында Таулы Карабахта сугышны туктату турында килешү төзелде. Шуннан соңгы елларда Баку һәм Ереван, конфликтның даими пыскып торуына карамастан, Тыныч килешү имзалауга якынлаштылар. Әмма Әрмәнстанда бу килешүгә каршы көчләр шактый иде. Үткән атнада Карабахта сепаратчы көчләр «Президент сайлавы» үткәрделәр, ул сайлауны беркем дә танымады. Хәтта Пашинян да җиңүче «Президент»ны котларга җөрьәт итмәде.

Рәсми Ереван, Мәскәүдән һәм ОДКБдан өметен өзүен игълан итеп, Америка белән якынаерга ниятләде. АКШ – Әрмәнстан хәрби өйрәнүләре булачагы турында сүз таратты. Мәскәүгә бу ошамады. Коллизияләр шул дәрәҗәдә куерды: Әрмәнстандагы «Вагнер» сугышчылары дәүләт түнтәрелеше әзерли дигән вәсвәсә калкып чыкты.

Азәрбайҗан үз гаскәрләрен Әрмәнстан чигенә китерде. Иран армиясе дә Азәрбайҗан чигенә якынайтылды дигән хәбәрләр таратылды. Соңыннан рәсми Тәһран һәм Баку аларны «фейк» дип игълан иттеләр. Әмма Әнкара, Иран Азәрбайҗанга каршы көч кулланса, Төркиянең җавабы кичекмәстән булачак дигән рәсми белдерү ясады. Пакьстанның Тышкы эшләр министрлыгы, сугыш башланса, Исламабад Баку ягында булачак, чөнки Иран Әрмәнстанны яклый дигән белдерү белән чыкты. Хәрби транспорт самолетлары Израильдән Бакуга корал ташый дигән хәбәрләр дә килә. Сизәсездер: зур сугыш уты кабыну ихтимал. Соңгы сәгатьләрнең хәбәрләре конфликт сөйләшүләр өстәлендә хәл ителер дигән өмет уята, ләкин хәвеф бетмәде әле.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү