Рөстәм Миңнехановның Татарстан Советына еллык Юллама белән чыгышы кайчан һәм кайда булачагы билгеле

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының «Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасы» мәсьәләсе буенча кырык алтынчы утырышы  14 сентябрьдә Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында (Ирек мәйданы, 3 йорт) үткәрелә. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.

Дәүләт Советының кырык җиденче утырышы 14 сентябрьдә Дәүләт Советының утырышлар залында (12.00 сәгатьтә башлана) уздырыла.

Депутатлар Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышына – 14 сентябрьдә Дәүләт Зур концертлар залында 8.00 сәгатьтән башлап, кырык җиденче утырышка – 14 сентябрьдә Дәүләт Советы бинасында 11.00 сәгатьтән башлап теркәләчәк.

Белешмәләр алу өчен телефон: 267-63-62.


Фикер өстәү