Фәрит Мөхәммәтшин Азия илләре омбудсменнары ассоциациясенең Директорлар Советы әгъзалары белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азия илләре омбудсменнары ассоциациясенең Директорлар советы әгъзалары белән очрашты. Татарстанга алар ассоциация Генераль Ассамблеясының утырышын уздыру һәм «Омбудсменнарның нәтиҗәле эше: милли үзенчәлекләр һәм универсаль чаралар» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен килде.

Фәрит Мөхәммәтшин хокук яклаучыларны Татарстан Рәисе һзм дәүләт хакимияте органнары исеменнән сәламләп: «Республиканың Россия белән ассоциация арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә лаеклы өлеш кертәчәгенә ышанам», – диде.
«Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил институты белән тыгыз элемтәләр урнаштырдык. Республикада вәкаләтле вәкилнең законнар тәкъдим итү хокукына ия булуы мөһим. Депутатлар, омбудсмен белән бергәләп, кешеләрнең законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклый. Бу исә халыкның хакимият органнарына ышанычы тагын да артуга китерә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Азия илләре омбудсменнары ассоциациясе президенты Әҗас Әхмәд Курәши, үз чиратында: «Азия омбудсменнар ассоциациясе үз эшчәнлегендә өлгереп җитте, һәм ул даими үсә», – дип билгеләп үтте.
Азия омбудсменнар ассоциациясе 1996 елның 16 апрелендә сәяси булмаган бәйсез оешма сыйфатында оештырылган. Максаты – хокукларны саклау-яклау мәсьәләләрендә тәҗрибә алышу. Аңа Азиянең 25 иленнән (Пакьстан, Азәрбайҗан, Иран, Кытай, Япония, Малайзия, Индонезия, Һиндстан, Грузия кебек илләр) 44ләп әгъза керә.


Фикер өстәү