Узган айда Татарстанда таксида йөрү бәясе рекорлы дәрәҗәдә кыйммәтләнеп, 1 чакрымы 29,67 сумга җиткән. Бу хакта “БИЗНЕС ONLINE” яза.
Такси хезмәте 2022 елның мартыннан бирле өзлексез кыйммәтләнә. Шул ук вакытта бәяләр быел август аенда бигрәк тә нык “сикергән”: июль аендагыга караганда 10,5 процентка үскән. Моннан алдагы рекорд 2022 елның сентябрендә теркәлгән: ул чагында такси бәясе 8 процентка кыйммәтләнгән булган.
“Известия” язганча, Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышев (ЛДПР) Россия беренче вице-премьеры Андрей Белоусов исеменә, такси хезмәтенә бәяләрнең үсүе сәбәпле, “Россиядә такси белән пассажирлар һәм багаж йөртүне оештыру турында” яңа законның кайбер таләпләрен 2025 елга кадәр кичектерү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.