Яльчиктагы давылда зыян күргән гаилә турында: «Килен белән сабыйларның «кырыгы»н уздырдык, Ринат хастаханәдән чыкты инде»

Питрәч районының Көек бистәсендә яшәүче Сәлимовлар гаиләсе турында язган идек.

Алар Мари Эльдәге Яльчикта ял иткән вакытта давылда зыян күргәннәр иде. Кызганыч, 32 яшьлек Гөлнара, 2 яше дә тулмаган кызы Ясминә, май аенда дөньяга килгән сабые София өсләренә агач төшеп шунда ук һәлак булалар. Ә менә гаилә башлыгы Ринатның хәле авыр, ул реанимациядә, ИВЛ аппараты белән генә сулый иде.

Без Ринатның апасы Фәридәдән аның хәлләре турында сораштык.

– Шөкер, Ринат аңына килде. Дәваланып хастаханәдән чыкты инде. Кичә киленебез һәм туганнарымның ашы булды. Аларның кырыгы иде. Кодагыйларда уздырдык. Зиратка да бардык. Барыбызга да бик авыр. Иң кыены Ринатка инде. Үз хәлен үзе генә белә, – ди Фәридә. – Тормыш дәвам итә. Ничек тә яшәргә, көчле булырга кирәк. Киленебез белән сеңелләребезнең рухы шат, урыннары оҗмахта булсын.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү