Яльчикта гомере өзелгән Гөлнара турында: «Ике кызы белән туган ягына җирләнде, ире әле һаман комада»

Яльчик күле буенда 32 яшьлек Гөлнара Сәлимованың, аның сентябрьдә ике яше тулачак кызы Ясминә һәм әле 2 ай да булмаган Софиясенең гомере өзелүе хакында хәбәр иткән идек.

Ире Ринатның хәле бик авыр. Гөлнараның әнисе балаларын үз ягына кайтарып җирләргә карар кылган. Ринат ягы исә каршы килмәгән. Ике як та әле дә стресс хәлендә. Булган хәлләрдән айный алмыйлар.

– Кичә киленебез белән ике баланы Башкортстанның Стәрлебаш районына алып кайтып җирләделәр. Без озата бара алмадык. Хәлебез авыр. Әнием бөтенләй начарайды. Ике инсульт кичергән иде инде ул. Энем янына кертүләрен сорый. Әмма анда берәүгә дә керергә ярамый әле. Ринатның хәле яхшырмый. Ул әле дә комада, – ди апасы Фәридә.

Без исә “ВТ” коллективы исеменнән Гөлнара һәм Ринатның якыннарына сабырлык телибез.


Фикер өстәү