«Үтәр әле» түгел! Баш авырту бик күп төрле авыруларның билгесе булырга мөмкин

Җир шарында яшәүчеләрнең 90 проценты елга бер тапкыр булса да баш авыртудан зарлана. Рәсми саннар шул хакта сөйли. Яшерен-батырын түгел, күпләр баш авыртуга җитди карамый, аны үзлегеннән бетә торган күренеш итеп кенә кабул итә. Әмма белгечләр андыйларга сак булырга куша. Баш авырту җитди чир билгесе булырга да мөмкин, дип кисәтә алар.

Баш авыртуның төрләре, аны җиңү юллары турында табиб-невролог, реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Диләрә Шаһиева сөйләде.

– Баш авырту бик күп төрле авыруларның билгесе булырга мөмкин. Шуңа күрә аңа үтәр әле дип кенә кул селтәргә ярамый. Организмда кан әйләнеше бозылса, кеше еш кына баш авыртудан интегә. Ул инсультның беренче билгесе дә булырга мөмкин. Андый чакта кешене, гадәттә, пульс тибеше сыман баш авыртуы борчый. Аневризма (кан тамырлары стенасы бүртү) кебек куркыныч чир дә баш авырту рәвешендә уза. Иң куркынычы шул: баш авырту яман шеш билгесе дә була ала. Шеш булса, ул баш миенә басым ясый. Кан басымы уйнаган кешеләр баш авыртудан аеруча еш интегә. Андый чакта кан тамырлары киеренке хәлдә эшләргә мәҗбүр. Кан басымы бер төшү, бер менү аркасында баш миендә хәтергә тискәре йогынты ясаучы урыннар пәйда була. Шул рәвешле кешенең хәтере дә начарланырга мөмкин. Сүз уңаеннан, холестерин арту сәбәпле, кан әйләнеше бозылган кешеләрнең дә хәтере начарлана. Шуңа күрә вакытында табибка күренеп торырга кирәк.

– Төрле авыру вакытында баш төрлечә авырта. Мисал өчен коронавирус вакытында баш төрле җирдән борчый. Берәүләрнең – чигәдән, икенчеләрнең – баш артыннан. Пульc типкән сыман авырту да борчырга мөмкин. Аннары коронавирус вакытында баш бик нык һәм озак авырта. Чагыштыру өчен: гадәти баш авырту дәрәҗәсе 3–4 балл белән бәяләнсә, ковид вакытында ул 7–8 баллга җитә. Коронавирус белән авыручылар арасында баш авырту аркасында икенче якка борылып ята алмыйча тилмерүчеләр дә булды.  Мигрень вакытында баш бер яктан гына авырта. Моннан тыш кеше төрле ис, тавыш, яктылыкка да сизгер була башлый.

– Әйткәнемчә, баш авырту җитди чирләр турында да кисәтә ала. Шуңа күрә  даруга үрелергә ашыкмагыз. Дару баш авыртуны вакытлыча гына басачак. Шуңа күрә баш авырту гел борчыса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баш пульс рәвешендә авыртса, аеруча игътибарлы булу сорала.

– Соңгы арада баш авырту балалар арасында еш күзәтелә башлады. Хәтта яңа туган нарасыйлар арасында да очрый ул. Андый чакта сабый начар йоклый, башын артка җибәрә, тынгысызлана. Нарасыйның баш авыртуы туганда имгәнүгә дә бәйле булырга мөмкин. Шуңа күрә алда телгә алынган үзгәрешләрнең берсе генә күзгә ташланса да, баланы педиатрга, остеопатка күрсәтергә кирәк.

– Баш авырту нәрсә ашавыбызга да бәйле. Шуңа күрә аннан интеккән кешеләргә  шоколад, каһвә, чикләвек, кызыл шәраб кулланудан тыелырга киңәш ителә. Алар баш авырту ихтималын бермә-бер арттыра.

Диләрә Шаһиевадан баш авыртуны кисәтү буенча киңәшләр

– Баш авыртмасын өчен, вакытында йокларга ятып, вакытында торырга кирәк.

– Көн дәвамында утырып эшләүчеләргә дөрес итеп утырырга кирәк. Арка – туры, компьютер мониторы күз биеклегендә булырга тиеш. Аяклар 90 градуска бөгелгән, куллар өстәлдә булса яхшы.

– Баш авыртмасын, дисәң, аякны аяк өстенә куеп утырырга да киңәш ителми. Бер сәгать утыргач, гәүдәне яздырып, йөреп килергә дә онытмагыз.

– Бүлмәне даими рәвештә җилләтеп торуның да файдасы зур.

Баш авыртуны басучы 6 ризык

– Баш күп очракта организмга су җитмәү аркасында авырта. Шуңа күрә көн дәвамында чиста су эчүне гадәткә кертегез.

– Магний кан тамырларын йомшарта, шул рәвешле баш авыртуны да кисәтә. Шуңа күрә составында магний күп булган (көнбагыш, кабак төше, диңгез кәбестәсе, авокадо һ.б.) ризыкларга өстенлек бирегез.

– Каһвә һәм чәй дә ярдәм итә ала. Баш авырту кан басымының үзгәрүенә бәйле булса бигрәк тә.

– Имбир ялкынсынуга каршы һәм анитигистамин үзлекләре ярдәмендә баш авыртуны баса ала. Аны кушып чәй пешерергә, маринадланган имбир ашап куярга була.

– Икенче икмәк – бәрәңгедә калий күп. Ул, үз чиратында, шулай ук баш авыртуны баса. Бер үк вакытта бәрәңге организмны сусызланудан да саклый.

– Майлы балык та файдалы. Ашау белән ашау арасында тәнәфес зур булса, кайбер кешеләрнең башы авырта башлый. Майлы балыктагы файдалы кислоталар исә мондый «ачлык авыртулары»н булдырмый.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү