Татарстанда соңгы ун елда күп балалы гаиләләр саны ике тапкыр арткан. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының илле өченче утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
“Бүген республикада 50 меңнән артык күп балалы гаилә бар. Соңгы ун елда аларның саны ике тапкыр арткан”, – диде ул.
Алексей Песошин искәрткәнчә, 2024 ел ил күләмендә Гаилә елы дип игълан ителде. Татарстанда гаиләләргә булышуны күз уңында тоткан 60тан артык социаль ярдәм чарасы гамәлдә.