Дәүләт Советының комитет утырышында мәгарифтәге нәтиҗәләр турында сөйләделәр

Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика Министрлар Кабинетының 2023 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап каралды.

Комитет утырышында Хөкүмәт эше турындагы хисапны республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгәмова тәкъдим иттеләр.

Андрей Поминов җиткергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1,9 меңнән артык мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли, аларда 201,6 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнә. 2023 елда республикада 1 мең урынга 4 балалар бакчасы төзелде, шуларның икесе – Казанда, шулай ук 12 гомуми белем бирү объекты.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, республикада мәгариф учреждениеләрен, шулай ук мәктәп азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру буенча эш уңышлы дәвам итте. Узган ел 2,02 млрд сумга 45 объект ремонтланган, 143 мәгариф объектында азык-төлек блогы ремонтланган.

Мәгариф министрлыгы вәкиле шулай ук белем сыйфаты мәсьәләләренә дә тукталды. Мәсәлән, 2023 елда республикада БДИ нәтиҗәләре буенча 199 укучы йөз балл җыйган, шуларның 9ы ике фән буенча 200 балл алган. 2022-2023 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 251 укучы призлы урынны алган. Бөтенроссия укучылар олимпиадасында катнашу нәтиҗәлелеге буенча Татарстан Мәскәүдән соң икенче урынны алган.

Комитет утырышында педагогик кадрлар дефициты мәсьәләсен аерым тикшерделәр. Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, республикада булачак укытучыларны әзерләүгә стипендия ярдәме проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге проектта Казан (Идел буе) федераль университетының һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының 745 студенты катнаша, аларның 70% ы би һәм полилингваль белем бирү мохитендә эшләү программалары буенча белем ала.
Республика мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларындагы чаралар турында сөйләде, аларны гамәлгә ашыруга 1,5 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән. «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында 2023 елда Апас, Әлки, Арча, Биектау, Кукмара, Кайбыч муниципаль районнарында 8 авыл мәдәният йорты төзелгән. 13 авыл мәдәният йортында, 4 музейда капиталь ремонт үткәрелгән.
Республикада «Пушкин картасы» федераль проекты уңышлы тормышка ашырыла. Татарстанда проектта 354 мең кеше катнаша, шуларның 284 меңе ташламалы картаны рәсмиләштергән.

Хөкүмәт хисабын тикшерү кысаларында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов туган телдә укытуны оештыру мәсьәләләренә игътибар итте. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, педагоглар һәм ата-аналар арасында аңлату эшен көчәйтергә кирәк. Комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә игътибар итәргә тәкъдим итте, анда төрле сәбәпләр аркасында 70 меңгә якын кеше бирелгән мөмкинлекләрдән файдаланмаган.


Фикер өстәү