Коткару тәгәрмәче: бөтен өмет – Мәскәүнең акыллы сәясәт алып баруында

Дөньякүләм киеренкелек һәм икътисади түнтәрелеш, кызганыч, дәвам итә. Рекордлы инфляция кагылмаган бер генә ил дә калмады диярлек. Европада инде 11 ай рәттән яңа автомобильләр сату кискен темплар белән кими. Үзәк банклар акрын гына төп ставканы күтәрә. Моны алар инфляциягә каршы көрәш чарасы буларак кулланалар.

Бу фонд базарында түнтәрелеш китереп чыгара. Декабрьдән башлап фонд индекслары 20– 30 процентка түбәнәйде. Көнбатышның алга киткән илләрендә дә продуктлар җитешми. Германиядә, әйтик, пыяла шешәләр кытлыгы. Британиядә «Макдоналдс» помидор куллануны чикләргә мәҗбүр, чөнки теплицаларны җылыту кыйммәткә төшә. АКШның финанс министры инфляцияне «килешә алмаслык дәрәҗәдә югары» дип белдерде. Иң аянычы: килеп туган вазгыятьтән чыгу юлы юк. Инфляцияне авызлыклыйм дип, әйләнештәге акчаларны җыеп ала башласаң, фонд базарлары ава. Аларны коткарыйм дип, акча басуны дәвам иттерсәң, халык бәяләр күтәрелешенә чыдый алмый. Энергия чыганакларына бәяләр үсеше болай да инде чыдый алмаслык дәрәҗәгә якыная. Ял көннәрендә Лондонда протест маршы үтте. Халык премьер-министр Джонсонны тәнкыйтьли, «Сугышны туктатыгыз, муллыкны түгел!» дигән плакатлар күтәргәннәр иде. Сәясәтчеләр халык ачуын Украина тирәсендәге вазгыятькә юнәлтергә тырышалар. Газ һәм нефтьнең бәяләре чамасыз күтәрелүдә Кремль башлап җибәргән махсус хәрби операцияне сәбәп итеп күрсәтәләр. Петербургтагы икътисади форумда Путин бу уңайдан: «Россиянең махсус хәрби операциясе Көнбатышка барлык проблемаларында Россияне гаепли торган «коткару тәгәрмәче»нә әйләнде», – диде. Кремль лидеры дөрес билгеләп үтә, газга бәяләр күтәрелеше 24 февральдән күптән алда башланган иде. Украина конфликты гигант инфляциягә сылтау буларак оештырылды, Путин сүзләре белән әйтсәк: «Россияне ул конфликтка өстерәп керттеләр».

Иң начары шул: илләр конфликтны чишү түгел, катлауландыру һәм Бөтендөнья сугышына кадәр үстерү юнәлешендә эшли. НАТОның Генераль секретаре Йенс Столтенберг: «Украинадагы сугыш (алар сугыш дип атыйлар, Мәскәү терминологиясен кабул итмиләр) берничә елга сузылырга мөмкин», – дип фаразлады. Британия армиясе Генераль штабының яңа җитәкчесе Патрик Сандерс: «Минем гадәттән тыш вазыйфам – безнең армиябезне никадәр мөмкин булса, шулкадәр үлем китерүче һәм нәтиҗәле итү. Вакыт җитте, һәм без ул мөмкинлектән файдалана алабыз. Өченче Бөтендөнья сугышында сугышырга һәм Россияне җиңәргә әзерләнегез»,  – диде. Генераль штабка әле яңа гына (июнь) аенда шундый сугыш карчыгасын билгеләүләре британиялеләрнең, чынлап та, зур сугышка әзерләнүен хәбәр итә. Россияне НАТО белән турыдан-туры конфликтка тартып кертергә тырышучылар бик астыртын эш итә.

Литва тимер юллары Калинингрд өлкәсенә һәм аннан Россиягә санкцияләргә эләккән товар транзитын туктау турында игълан иттеләр. Бу өлкәне бик авыр хәлгә куя. Өлкә губернаторы Антон Алиханов: «Төбәкне икътисади яктан буу омтылышы», – дип бәяләде әлеге адымны. Товарларны диңгез юлы аша ташырга туры киләчәк, әмма бу юл 50 процентка кыйбатрак. Россия сәясәтчеләре, Литва халыкара законнарны боза һәм моның өчен җавап бирергә туры киләчәк, дип саныйлар. Вазгыятьне хәрби бәрелешкә җиткермәү мөһим. Әмма НАТО һәм АКШ көчләренең элекке башкомандующие Уэсли Кларк: «НАТО Украинадагы хәрби вазгыятькә катнашырга тиеш», – дип белдерә. Капитализмның гомуми кризисы көчәйгән саен, зур конфликт куркынычы арта. Бөтен өмет – Мәскәүнең акыллы сәясәт алып баруында һәм Көнбатыш өчен «коткару тәгәрмәче»нә әйләнми калуында.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү