Сөт кая аккан? Антибиотик табылды дип, халыктан җыелган сөтне түгү турындагы хәбәрне «ВТ» журналисты тикшерде

Берничә көн элек Апас районының Зур Болгаер авылында күңелсез хәл килеп чыккан. Халыктан җыелган сөтне, антибиотик табылды, дип кайтарып түккәннәр. Тик бу эшне халыкның күз алдында эшләмәгәннәр, төшереп, видеосын гына таратканнар, шуңа моңа ышанмыйлар.    

– Без хуҗалыкта җиде сыер асрыйбыз. Ул көнне мин 3 савым сөтен тапшырдым. Барысы бергә 138 литр иде, – диде безгә Зур Болгаер авылында яшәүче Алсу Хөсәенова. –  Сөт җыючы егетләр безне алдан кисәтмичә, сөтне җиргә түккәннәр. «Ватсап»тагы төркемгә: «Сөттә антибиотик табылды. Акча түләнмәячәк», – дип видео гына җибәрделәр. Ләкин, видеодан күренгәнчә, ул сөт түгел, су бит. Сөт андый булмый ул. Анда майлылыкның әсәре дә юк. Авыл халкын шулай мыскылларга кирәкме? – диде ул.

Ул видеоны безгә дә җибәрделәр. Чыннан да, мичкәдән аккан сыеклык сөткә охшамаган. Мичкә юган су дисәк, дөресрәк булыр. Чын сөт кая киткән соң?

– Моны без халыкны мыскыллау дип кабул иттек, – ди Владимир Скворцов. – Сөтегезне түктек, акча түләнмәячәк, диделәр. Ни өчен кире таратмадылар аны? Берсе дә авыл халкы өчен тырышмый. Ул терлекләрне карарга күпме хезмәт куела. Азыгын аласы бар. Кибеттә сөт 80 сум тора, авылныкы – 19!

Алсу ханым әйтүенчә, моңа кадәр дә сөттә антибиотик табылган очраклар булган. Андый вакытларда гадәттә группага: «Сөтләрегезне нишләтик? Алып кайтыйкмы?» – дип сорый торган булганнар.

– Сөтне түгәргә дип уйлаган очракта да, алдан сорарга була иде бит. Мин, мәсәлән, кайтарткан булыр идем. Хуҗалыгымда 70ләп сарыгым бар. Шуларга эчергән булыр идем. Сөт бәясе болай да төшеп бетте бит. 21 сумнан түлиләр иде, мартның икенче яртысына 19 сумнан түләячәкләр, диләр. Анысына да сабыр иттек, ләкин бу хәл бар халыкның ачуын чыгарды. Бер авылдашым кичә хурланып елады. Бер сыер сава ул. Төп кереме – сөттән, – диде Алсу Хөсәенова.

Хәлне ачыклар өчен районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Гыйсматов белән элемтәгә кердек.

– Беренчедән, видеода сөт түгел, мичкә юган су ул. Икенчедән, авыл советына шалтыратып белешкән идем, сөт җыю машинасы безнеке түгел, дип әйттеләр. Авыл исемен Зур Болгаер дип куйсалар да, дөреслеккә туры килми. Сөт җыючы да шуны ук әйткән, – дип аңлатты җитәкче.

Тик берникадәр вакыттан соң ул үзе кабат шалтыратты.

– Ул видеода, чыннан да, Болгаер авылындагы хәл булган икән. Машина да авылда сөт җыючыныкы. Ул халыкның сөтләрен түкмәгән, аларны куркытыр өчен генә эшләгән. Ни өчен шулай эшләвен әйтә алмыйм, – диде идарә башлыгы.

Сөт җыючы Илфирга шалтыратып, кызыксындырган сорауларыбызны аңа да бирәсебез килгән иде. Тик ул безнең рәсми хат юллавыбызны сорады. Моңа кадәр сөт җыючы белән рәсми хатлар аша аралашкан булмаса да, анысын да эшләргә ризалаштык. Тик хат җибәрүгә өч көн узса да, үзеннән җавап ала алмадык. Җавап биргән очракта, әлеге темага кабат әйләнеп кайтырбыз.

Исегезгә төшереп узыйк: узган саннарда Олы Борындык авылы халкы чакыруы буенча шулай ук Апас районына кайткан идек. Ул чакта халык сөт бәясенең түбән булуыннан зарланды. Кызганыч, вазгыять яхшы якка үзгәрмәде. Бөтен республика буенча сөт бәяләре кинәт кими башлады. Әйтик, Апас районында ел башыннан халыкка сөт өчен түләү бәясе 6–7 сумга төште.

– Сөт бәясе бездән генә тормый, – диде Радик Гыйсматов, әлеге мәсьәләгә кабаттан кайтып. – Заводлар бәяне шулай куя. Шушы көннәрдә идарә башлыклары, завод җитәкчеләре, министрлык вәкилләре белән сөйләшү булган иде. Анда катнашучы бер кеше: «23 ел буе эшләү тарихында бервакытта да заводтан сөтне кире кайтарганнары юк иде. Сөт кирәкми заводларга», – дип сөйләде. Сәбәпләрен Белоруссиядән коры сөт керү белән дә, халыкның сатып алу дәрәҗәсе түбән булу белән дә бәйләп аңлаталар.

Ә сөт түктек дип, су агызган видео буенча сорауларыбыз калды әле. Авыл халкы болай да хәләл көчен куеп, тормышын бәрәкәтле итеп алып барырга җаны-тәне белән тырыша. Инде ел башыннан сөт бәяләре 3–4 сумга төшүне дә тешен кысып түзә ул. Күп очракта сөт бәяләре төшүдә болай да халыкның үзен гаепләп калдырырга тырышалар. Инде хәзер сөт җыючылар ниндидер аңлаешсыз «уен» уйный башлаганнар булып чыгамы?

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү