24 март тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

24 март һәр ел саен Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. 1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән була.

Сәламәт тормыш рәвеше алып бару, рациональ туклану, тәмәке тартудан һәм алкогольле эчемлекләрдән баш тарту да туберкулезга каршы профилактика чаралары булып торалар, ди белгечләр. Һәр ел саен флюорография тикшерүе үтү дә авыруга каршы чара булып торуын онытмыйк. Һәр ел саен вакытында үтелгән флюорография тикшерүе авыруны иртә срокларда ачыкларга ярдәм итә һәм сәламәтләнүгә таба бер адым алга атлау да, диләр белгечләр.

Хәрби-һава көчләре штурманы көне

2000 елның 24 мартыннан Россиядә Хәрби-һава көчләре штурманы көнен билгеләп үтәләр. Дата очраклы сайланмый. Нәкъ менә бу көнне 1916 елда безнең армиядә беренче Үзәк аэронавигация станциясе булдырыла. Тиешле боерыкка Югары башкомандующийның штаб башлыгы генерал М. П. Алексеев кул куя. Штурман хезмәте барлык шартларда ышанычлы һәм төгәл навигация өчен җавап бирә.

61 ел элек (1962) Казан Дәүләт университетында РСФСР югары һәм урта белем министры боерыгы белән журналистика кафедрасы оештырыла

Аны Казан пединституты профессоры Иван Георгиевич Пехтелев җитәкли. Башта кафедра Казан университетының тарих-филология факультеты базасында эшли, әмма 1992 елда журналистика факультеты мөстәкыйль бүлек буларак ачыла. Ике елдан аңа социология һәм психология кафедралары кушыла. 2003 елда психология бүлеге аерым факультетка әйләнә. 2016 елда Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты составында журналистика һәм медиакоммуникацияләрнең югары мәктәбе оештырыла.

 2004 елның 24 мартында Мәскәүдә Казанның 1000 еллыгы уңаеннан күргәзмә ачыла

Экспозициянең Казан өлешендә 192 экспонат тәкъдим ителә. Калганы Татарстан белән Россия дәүләте арасындагы мөнәсәбәтләрне дәлилләүче Мәскәү раритетлары була. Күргәзмә җиде бүлектән тора, аларның һәркайсында Казан белән бәйле төрле темалар һәм вакытлы чорлар турында бәян ителә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү