Узган елда Татарстанда биш сабый туберкулездан чирләгән

2022 елда республикада ике яшькә кадәрге биш сабый туберкулездан чирләгән. Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар баш фтизиатры Рәмзия Фатыйхова “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Тирәсендә туберкулезлы кешеләр булган очракта, сабыйларга да чир йога. Узган елда республикада ике яшькә кадәрге биш сабый авырды. Чир аларга әниләреннән йоккан. Алар бала тудырганнан соң флюорография тикшеренүе узмаган булган”, – дип сөйләп үткән табиб.

Балалар баш фтизиатры яшь аналарга бала тапканнан соң ук флюорография узарга кирәклеген искә төшергән. Ә бала туганчы – барлык туганнары һәм дусларына тикшеренү узарга. Белгеч әйтүенчә, туберкулез – бала өчен бик куркыныч авыру.

Сүз уңаеннан, бүген бөтен дөнья күләмендә туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә.


Фикер өстәү