Табиблар коронавирустан соң туберкулез килеп чыгу куркынычын кисәтә

Коронавирус кичергән кешеләр организмында алга таба туберкулез килеп чыгу куркынычы бар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының COVID-19 инфекциясен кисәтү һәм аннан дәвалану буенча яңа методик рекомендацияләрендә шул хакта әйтелгән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, коронавирус кичерүчеләр арасында күпчелегенең үпкәләрендә җәрәхәт төзәлгәннән соң барлыкка килә торган җөйләр кала. Шуңа күрә тора-бара мондыйлар кешеләрнең туберкулез белән авырту ихтималы арта икән.
Министрлык белгечләре әйтүенчә, туберкулез ковидтан соң гына түгел, аңа кадәр яки чир вакытында да пәйда булырга мөмкин. Чирне булдырмас өчен алдан ук үзеңдә туберкулезның бармы-юкмы икәнен ачыклау максатыннан тикшеренү узарга кирәк. Моны коронавируска тест тапшырганда ук хәл итү хәерле.


Фикер өстәү