Илсөя Яфизова: «Кул эшләре җаныма тынычлык бирә»

Казанда яшәүче Илсөя Яфизова ясалма чәчәкләр ясый башлаган. Декрет ялында утырганда кул эшләренә тотына ул. Беренче кызын тапкач, шоколадлы бүләкләр, чыршы уенчыклары ясый башлый. Кызына ике яшь вакытта тагын бер бала алып кайта. Ике сабый белән кул эшләре турында онытып торырга туры килә. Әмма 2020 елның җәендә якын кешесен югалаткач, Илсөя үзен тынычландыра торган эш эзли.

– Күңелемне юатырлык эш эзләдем. Шулчакта Интернетта чәчәк ясаучыларны күреп алдым. Үземнең дә аларны ясап карарга уйладым. Ул чакта без үз йортыбызга чыккан идек. Ясаган чәчәкләрем белән өйне бизи башладым. Аны бөтен кеше ошатты. Шуннан соң, интернетка куйдым. Язылучыларыма да ошады. Миңа да ясап бир әле диюче булды. Мин күңелемә ошый торган эшне тапканымны аңладым. Ике кечкенә бала белән тыныч кына эшләп булмый. Күбрәк алар йоклаганда ясыйм. Иремнең әнисе әнкәй дә миңа гел ярдәм итеп тора, – ди ул.


Илсөя башта орхидеялар гына ясый. Хәзер инде төрле чәчәкләрдән матурлык тудыра икән. Бернинди флорист белеме дә юк. Үзенә ничек ошый, шулай итеп эшләп куя.

– Минем чәчәкләрем кыйммәт түгел. Иң мөһиме – акча эшләү түгел, башкаларны матурлык аша тынычландыру, аларга яхшы кәеф бүләк итү. Әле менә уйлап торам – хәзер инде декрет ялыннан элеккеге эшемә дә чыгасым килми. Планнарым да бар. Киләчәктә остаханә ачасым килә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү