Казанда җиңел машина җәяүлеләр кичүендә укучы кызны бәрдергән.
«Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, шимбә, 6 февральдә, көндез Үзәк урамында «Киа Рио» шоферы 10 яшьлек кызны бәрдерә. Беренче мәгълүматларга караганда, автомобиль руле артында утырган ир-ат җәяүлеләр кичүеннән чыгып барган укучы кызга юл бирмәгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә кыз бала төрле бәрелү, имгәнүләр ала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat