Татарстанның баш балалар фтизиатры Манту ясаган урынга су тидерергә мөмкин булуын әйткән

Күпләр, Манту пробасына су тидерергә ярамый, дип уйлый. Әмма бигүк дөрес фикер түгел. Иң мөһиме – аны кашымаска кирәк. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова “Татар-Информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Балага Манту ясагач, аны белә торып юешләтү, ышку турында сүз бармый, әлбәттә. Әмма инде су тамчылары пробага эләгә икән, моның бернинди дә тискәре нәтиҗәсе булмаячак”, – дигән фтизиатр.

Ләкин бассейнга барырга киңәш ителми, дип басым ясап әйткән Рәмзия Фатыйхова. Ник дигәндә, Манту пробасының судагы хлорга ничегрәк “җавап бирәсен” белеп булмый. Белгеч шулай ук душта, мунчада юынмаска, укол урынын мунчала белән ышкымаска киңәш иткән. Юкса Манту күрсәткече начараерга мөмкин, дигән ул.


Фикер өстәү