Татарстанда кран ауган: кранчының гомере өзелгән

Фаҗига бүген көндез килеп чыккан. Бу хакта Челнинские известия хәбәр итә. 

Бүген Чаллының Сидоровка бистәсендә фаҗига булган. Көндезге сәгать 2дә Магистральная урамында кондитер производствосына ия булган предприятие карамагындагы автокран ауган.

“Челнинские известия” язганча, 61 яшьлек кранчы шундук һәлак булган.
Хәзерге вакытта килеп туган фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана, тикшерү үткәрелә. Аның йомгаклары буенча тиешле карар кабул ителәчәк.


Фикер өстәү