Республиканың туберкулезга каршы диспансеры Җиңү проспектындагы яңа бинада урнашачак

Казанда булачак бердәм туберкулез диспансерының корпусларын капиталь ремонтлыйлар. Яңа туберкулез диспансеры Җиңү проспекты, 69б адресы буенча ачылачак һәм ике корпустан торачак.

Ул көн саен 680 кеше — 420 өлкән кеше һәм 260 баланы кабул итә алачак, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Моннан тыш, поликлиника базасында амбулатор эндоскопия хезмәте булдырылачак. Биредә яңа эндоскопик җиһазлар урнаштырылачак, шулай ук гамәлдәге бактериологик лабораторияләр модернизацияләнә. «Болар барысы да туберкулез диагностикасын шактый тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының баш табибы Алексей Алексеев шул хакта әйткән.

Ремонтлана торган бинага ике туберкулез диспансеры, балалар бүлеге, флюорография бүлеге һәм административ-хуҗалык корпусы күчәчәк, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү