Бер ел эчендә Татарстанда туберкулез йоктыру очраклары 9,5 процентка кимегән

Узган ел Татарстанда 881 кешегә туберкулез диагнозы куелган. Бу – алдагы ел белән чагыштырганда 9,5 процентка азрак. Әлеге саннарны Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне алдыннан уздырылган матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Анна Алешина җиткерде.

Анна Алешина әйтүенчә, Азнакай, Әлмәт, Югары Ослан, Бөгелмә, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лаеш Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Чиремшән районнарында туберкулез белән авыручылар саны республика күләмендәге уртача саннардан да күбрәк.

– Узган ел республикада 14 яше тулмаган 23 бала, 15-18 яшьлек 4 үсмер туберкулез йоктырган. Бу узган ел белән чагыштырганда 18 процентка азрак. Кечерәк балаларда туберкулез бернинди билгеләрсез уза. Үсмерләр исә хәлсезлектән интегә, тиз арый, температурасы күтәрелә, – ди Анна Алешина.


Фикер өстәү