Дәүләт Советының чираттагы утырышы 29 мартта узачак

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле икенче утырышы 29 мартта узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар анда 20 мәсьәләне, шул исәптән 9 республика законы проектын һәм 2 федераль закон проектын карап тикшерәчәк.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, көн тәртибендәге мәсьәләләрне карап тикшерүгә күчкәнче, гадәттәгечә, соңгы вакытта республиканың иҗтимагый-сәяси тормышындагы кайбер мөһим вакыйгаларны билгеләп үтте. Парламент башлыгы Россия Президентын сайлау йомгакларына аерым тукталды. “Республикада сайлау, закон нигезендә, югары дәрәҗәдә узды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сайлаучыларның 84,6 проценты сайлауга килде: Татарстан өчен рекордлы күрсәткеч бу. Аларның 88,74 проценты Владимир Путин өчен тавыш бирде”. Дәүләт Советы Рәисе сайлау кампаниясендә актив катнашкан өчен республика халкына, депутатларга рәхмәт белдерде.

Алда торучы утырышка килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертелә. 9 республика законы проекты, аерым алганда, Тукай районында Мартыш авылын юкка чыгару турында закон проекты, шулай ук документларның мәҗбүри нөсхәсе, инвестицион эшчәнлек, автомобиль юллары, күпбалалы гаиләләргә өстәмә чаралары, шулай ук педагогик хезмәткәрләр турында республика законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектлары беренче укылышка әзерләнгән.

Депутатлар шулай ук парламентның контрольлек вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысасында кайбер мәсьәләләрне караячак. Шул рәвешле Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең 2023 елдагы эшчәнлеге, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкилнең узган елдагы эшчәнлеге, республика Иҗтимагый палатасының узган елда гражданлык җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турындагы чыгышлар, Татарстан Фәннәр академиясе хисабы, Татарстаннан сайланган Дума депутатлары эшчәнлеге турында чыгыш тыңланачак.
Парламентта профильле комитетларның алтынчы чакырылыштагы эшчәнлеге турында хисаплар бирү дәвам итә. Илле икенче утырышта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эше турында хисап каралачак.


Фикер өстәү