Татарстанда бер ир-ат поезд астына эләгеп һәлак булган

Фаҗига бүген иртән Кукмара тимер юл станциясендә килеп чыккан.

Бу коточкыч хәл бүген иртән Кукмарада булган. “KazanFirst” үз чыганагына таянып язганча, биредә бер ир-ат поезд астына эләгеп һәлак булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул шул рәвешле үзенә кул салган булса кирәк. Аның кем икәнлеге билгеләнмәгән әле.


Фикер өстәү