Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь һәм Үзбәкстан профсоюз берләшмәләре делегациясе белән очрашты

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь һәм Үзбәкстан профсоюз берләшмәләре делегациясе белән очрашты, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

Беларусь һәм Үзбәкстан профсоюз лидерлары Татарстанда гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, социаль партнерлыкны үстерү, профсоюзларның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге буенча республикабыз тәҗрибәсен өйрәнәләр, шулай ук шифаханә-курорт комплексы эше белән танышалар. Үзбәкстан делегациясен профсоюзлар рәисе урынбасары, Халык депутатларының Кибрай район Советы депутаты Бәхтиёр Мәхмәдалиев җитәкли. Белоруссия делегациясен Гродно өлкәсе профсоюзлар берләшмәсе рәисе, Беларусь Республикасы Милли Җыелышы депутаты Виктор Лискович тәкъдим итте.

«Профсоюзларга бик җаваплы бурычлар йөкләнә, сез иң актуаль мәсьәләләр белән шөгыльләнүче халыкка иң якын булган оешма», – диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, профсоюзлар хәрәкәте җәмгыятьтә аерым роль уйный. «Татарстанда, узган ел йомгаклары буенча, профсоюз әгъзасы булу күрсәткече уртача 84,5 процентны тәшкил иткән, ә Татарстан Профсоюзлар федерациясе – иҗтимагый-сәяси тормышта тулы хокуклы катнашучы, бу безнең таянычыбыз һәм нигезебез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе, Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева республика профсоюзларының башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары белән тыгыз хезмәттәшлеге турында сөйләде. «Республика парламентында хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре хәл ителә торган бер генә утырыш та безнең катнашыбыздан башка үтми», – дип белдерде ул.

Җавап сүзендә Үзбәкстан Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Бәхтиёр Мәхмәдалиев татарстанлыларны Нәүрүз бәйрәме, шулай ук мөселманнар өчен изге Рамазан ае белән котлады. «Без Татарстан белән профсоюз линиясе буенча тыгыз хезмәттәшлеккә өметләнәбез, безнең һәркайсыбызның үз тәҗрибәсе бар, алар белән уртаклашырга мөмкин, безгә бер-беребездән өйрәнергә  кирәк», – диде ул.

Гродно өлкәсе Профсоюзлар берләшмәсе (Беларусь Республикасы) Рәисе Виктор Лискович билгеләп үткәнчә, Татарстанга эш визиты барышында эшче-хезмәткәрләрне сәламәтләндерү, шулай ук предприятиеләрдә профилактик чаралар үткәрү буенча берничә мәсьәлә буенча фикер алышу планлаштырыла.

 


Фикер өстәү