Казанда коточкыч фаҗига: җиңел машинаның поездга килеп бәрелүе аркасында ике кеше һәлак

Фаҗига 29 мартта Дәрвишләр бистәсендәге 3-я Станционная урамында килеп чыккан.
Дәрвишләр бистәсендә җиңел машинаның поездга килеп бәрелүе ике кешенең үлеменә китергән. Яшел Үзәннән 23 яшьлек егет хастаханәдә җан биргән. Машинадагы тагын бер кеше исә шундук һәлак булган. Бу хакта “KazanFirst” Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Chevrolet” тимер юлга светофорның кызыл утына чыккан бер мәлдә поезд аны бәрдереп киткән.
Социаль челтәрләрдә ике кешенең үлеменә китергән юл фаҗигасеннән видеолар пәйда булган.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстанның Транспорт прокуратурасы машинаның поездга килеп бәрелүе сәбәпләрен ачыклаячак.


Фикер өстәү