Татарстанда бер эшче кар басудан җимерелгән түбә астында калып һәлак булган

Казан шәһәре прокуратурасы түбәнең җимерелүе турында пәйда булган мәгълүматларны тикшерүгә керешкән.

Фаҗига Казанның ТЭЦ урамында тимер ватыгын җыю буенча “Втормет” компаниясе территориясендә килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, бина түбәсенең бер өлеше кар басудан җимерелеп төшкән. “KazanFirst” чыганагы мәгълүматларына караганда, 34 яшьлек эшче җимерелгән түбә астында калып һәлак булган.

Агентлыкка Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе хәбәр иткәнчә, Казан прокуратурасы предприятие территориясендә түбәнең җимерелүе турында пәйда булган хәбәрне тикшерүгә керешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, түбә кар авырлыгына түзә алмыйча җимерелгән.
Фаҗига булган урынга район прокуроры Ольга Малых килгән. Тикшерү оештырылган. Фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү