Рифкать Миңнеханов: «Фәнне бер елда гына үзгәртеп булмый»

Балаларны фәнгә мәктәптән үк җәлеп итү, миллионер студентлар, яшь мөгаллимнәргә мөнәсәбәт, чит илләр белән элемтәләр. Татарстан Хөкүмәт йортында «Фән һәм университетлар» илкүләм проектына багышланган брифингта бигрәк тә менә шушы дүрт темага игътибар бирелде. Республикада игълан ителгән Фән һәм фәнни-технологик үсеш елында нинди үзгәрешләр көтә?

Татарстан Фәннәр академиясендә – яңа җитәкче. Академиянең Президенты Рифкать Миңнеханов фән өлкәсендә нинди проблемалар ачыкланган һәм Фән һәм фәнни-технологик үсеш елы аны хәл итәргә ничек ярдәм итә ала – шул хакта сөйләде:

– Академиядә проблемалар юк. Гуманитар яктан бик көчле, галимнәр дә көчле. Россия күләмендә нәтиҗәләр зур. Бәлки, технологик яктан эш азрак алып барылгандыр. Аның структурасы да юк иде, хәзер бераз үзгәрешләр кертәбез. Без төрле идарәләр, лабораторияләр булдырып, үзебез нәрсәдер эшли башлый алмыйбыз, – диде Рифкать Миңнеханов. – Иң беренче урында – барысын да берләштерү һәм нәтиҗәгә ирешү. Министрлыклар, төрле оешмалар безнең сорауларга ныклап игътибар итсен иде. Бюджет акчасы гына түгел, инвестицияләр венчур фонды да бар. Бер елда гына фәнне үзгәртеп булмый. Барлык эшне берләштереп, системага салырга кирәк. Тагын бер елдан нәтиҗә турында сөйләргә мөмкин булачак.

Инженерлар җитми

Галимнәр авыл мәктәпләренә барамы? Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллиннан журналистлар шул хакта кызыксынды. Аның әйтүенчә, яшьләрне фәнгә тарту – катлаулы хезмәт. Әгәр галимнәр мәктәпләргә барып, балалар белән очрашулар үткәрмәсә, укытучылар моны үзләре генә башкарып чыга алмый. Шул ук вакытта министр галимнәрнең мәктәпләргә элеккеге кебек актив йөрмәвен дә яшермәде. «Шуңа карамастан, без бу эшне яхшыртырга тиеш», – диде ул.

Илсур Һадиуллин ассызыклаганча, хәзерге вакытта илдә инженерлар әзерләү юнәлеше буенча проблема зур. Әлеге кадрлар җитми. Шул уңайдан республикада мәсьәлә көчәйтелгән. Быелгы уку елында инженер сыйныфлары күбрәк ачылган.

– Гуманитар юнәлештә безнең хәлебез начар түгел, ул – үсештә. Ә менә физика, математика, химия буенча яшьләрне җәлеп итү зур бурычларның берсе булып тора. Безнең мәктәпләрдә 161 мәктәп урманчылыгы эшли. 132 мәктәптә экологик сыйныфлар ачылды, – диде Илсур Һадиуллин.

Миллионер студентлар

Республика – «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр саны буенча илдә беренче. Бездә 442 миллионер студент бар. Алар стартапларны тормышка ашыру буенча 1әр миллион сум акча откан. Фәнни проектлар тормышта да кулланылачак. Сүз уңаеннан, бу – яшьләргә технологик эшкуарлыкта үзләрен сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. Ә алар беренче миллиардларын кайчан эшләр икән? Журналистларның әлеге соравына Татарстан Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов җавап бирде.

– Әлеге проектка ким дигәндә ике генә ел әле. Моның өчен нәтиҗәне ун ел көтәргә кирәк. Бу инде – компания-единорог (базардагы бәясе 1 миллиард доллардан артыграк күләмдә бәяләнгән компания-стартап) дигән сүз. Проектларның күбесе озын гомерле булмаска мөмкин, бу – нормаль күренеш. Монысына да әзер булырга кирәк, – диде ул.

Ярдәм чаралары

Яшь мөгаллимнәргә игътибар җитәме? Татарстан Ректорлар Советы урынбасары, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева үзенең яшь мөгаллим чагын искә төшерде.

– Аспирантурада укып, вузга эшкә килгәндә, хезмәт хакым нибары 500 сум иде. Әлеге акча транспортта йөрергә дә җитмәде. Тулай торактан институтка җәяү йөрдем. Хәзер актив студентларга, яшь мөгаллимнәргә грантлар да, ярдәм чаралары да күп. «Вузның иң яхшы мөгаллиме» , «Республиканың иң яхшы мөгаллиме» бәйгесе җиңүчеләре саллы премияләр ала, – диде Роза Әхмәдиева.

Сүзгә Альберт Гыйльметдинов кушылып: «Авыр чаклар булды. Әмма хәзер яшь галимнәргә бәйле вазгыять критик хәлдә түгел. Хәзер исемле стипендияләр, премияләр бар. Әмма бу чараларны билгеле бер системага салырга кирәк. Хәзерге вакытта без моның белән шөгыльләнәбез», – диде ул.

Мөнәсәбәт

Чит ил галимнәре белән элемтәләр яхшы. Белгечләр шулай дип ышандырырга тырышты. Алдагы елларда Көнбатыш белән шактый күп эш башкарылган. Хәзер геосәясәткә бәйле вазгыять үзгәргән. Игътибар күбрәк Көнчыгышка күчкән. Кытай, Һиндстан, Иран, Гарәп илләре, Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан белән хезмәттәшлек көчәйгән. Әмма шул ук вакытта Көнбатыш галимнәре белән элемтәләр өзелмәгән. Вузларда чит студентлары өчен стажировка мәйданчыклары булдырылган. Безнекеләр дә аларга тәҗрибә уртаклашырга бара.

– Берара тынлык булып алды да шуннан соң хәлләр җанланып китте. Галимнәрне халыкара фәнни чараларга чакыралар, Көнбатыш журналларында хезмәтләр бастыру буенча тәкъдимнәр күп килә, – диде Альберт Гыйльметдинов.

Сан

Татарстан соңгы өч елда вузларга федераль акча бүлеп бирү буенча өченче урында тора. 2021–2024 елларда югары мәктәпне үстерү программасы кысасында өстәмә рәвештә 4,6 миллиард сум акча җәлеп ителгән.

 


Фикер өстәү