Фән олимпиадаларында катнашып, иң күп акчаны Казан һәм Чаллы укучылары эшли. Узган ел 183 меңнән артыгы белемен сынаган

22 сентябрьдә мәктәпләрдә олимпиадалар башлана. Узган ел республикада 183 меңнән артык укучы төрле дәрәҗәдәге акыл ярышларында белемен сынаган. Олимпиада  җиңүчеләрен нинди кызыксындыру чаралары көтә? Укып бетергәч, алар Татарстанда калырга җыенамы?

– Безнең быел бөтенроссия олимпиадаларының соңгы этабында 211 җиңүче һәм призер булды.  2018–2019 ел белән чагыштырганда, нәтиҗә 1,5 тапкыр зуррак. Бу – безнең өчен зур горурлык. Россиядә Мәскәү, Санкт-Петербургтан кала тугызынчы ел рәттән – өченче, ә нәтиҗәлелек буенча икенче урында торабыз икән, бу – безнең уртак уңышыбыз. Әлеге күрсәткечләрне безгә, әти-әниләр ярдәме белән, балалар һәм укытучылар алып килә, –дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 2021–2022 елда олимпиада хәрәкәтен оештыруга багышланган матбугат очрашуында. – Шуңа күрә республикада балалар, мөгаллимнәргә  рухи гына түгел, матди яктан ярдәм итү өчен күп  эш башкарыла. Әгәр дә укучы дөньякүләм алтын медальгә лаек булган икән, ул вакытта  хезмәтенең әҗере – 150 мең сум. Көмеш медальгә – 100 мең, бронзага 75 мең сум акча каралган. Россиядә исә андый укучыларга миллион сумга кадәр акча бирелә. Шуңа күрә безнең балалар, олимпиадаларда катнашып, җиңү өчен бик күп тырышлык куя. Укытучылар исә укучыларга бирелгән акчаның яртысын ала. Ә менә илкүләм ярышның соңгы этабында җиңүчеләрне исәпкә алып, ай саен 10–40 мең сумга кадәр  өстәмә түләү билгеләгән. Укытучылар моннан канәгать.

Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова әйтүенчә, бөтен теләгән  балалар да мәктәп этапларында  һәм беренче тапкыр «Сириус. Курсы» платформасы  аша катнаша ала. Барысы да бушлай.

Казанның Вахит һәм Идел буе, Чаллы, башкаланың Киров һәм Мәскәү районнары  сәләтле укучылар әзерләү буенча беренче өчлектә санала. Актаныш, Саба, Арча, Чистай районнарында да алга китеш бар.  Уку елы дәвамында  призлы урыннар саны 9 дан 16 га кадәр  арткан.  Кама Тамагы, Мөслим, Спас районнарында илкүләм ярышларның төбәк этабында –7 , Биектауда 6 призер һәм җиңүче бар.

Кызык, Әтнә районы  узган уку елында БДИ күрсәткечләре буенча иң  алдынгы булса да,  анда олимпиадаларда катнашучылар азрак. Монда каршылык тумыймы?

–Бу – икесе ике юнәлеш. БДИ ул – укучыларның белемнәрен бәйсез рәвештә бәяләү. Олимпиадада исә сәләте булган, фән белән кызыксынган балалар катнаша. Икесен бергә кушып булмый. Әтнә районында  БДИ нәтиҗәләре яхшы, тик сәләтле балаларны ачыклау, ярдәм итү өстендә эшләргә кирәк әле, – дип аңлатты министр.

Казандагы  2 нче лицей-интернат  олимпиадалар күрсәткечләре буенча беренче урында тора. Икенчедә –  Казанның  131 нче лицее, өченчедә – КФУның IT-лицее. Беренче булу хикмәте нидә: укытучылар көчлерәкме, әллә махсус олимпиадага әзерләү белән шөгыльләнәләрме? Беренче сәбәбе – уку йортына  7 нче сыйныфка кабул итәләр һәм укырга кергәндә, балаларны сәләтенә карап сайлап алалар. Икенчесе – укытучылар әлеге укучыларның сәләтен ачып, аларны үстерүдә өстәмә шөгыльләнәләр. Уңыш сере шунда диләр.

Әлеге уку йортларының уңышлары турында гел ишетеп торабыз. Ә менә «Адымнар» күп телле мәктәпләрнең  олимпиада нәтиҗәләрен кайчан күрә башларбыз?

– Әлеге комплексларның  ачылганына әле икенче генә ел. Коллектив формалашу, балаларны бер калыпка, традициягә кертү өчен вакыт кирәк. Алар да алга таба бу хәрәкәткә кереп китәрләр дип уйлыйбыз. Бу коллективтан һәм укучыларны кызыксындырудан тора. Укытучыларга да зур бурычлар куела. «Адымнар»да нигездә  татар, рус, инглиз телләрендә укытыла һәм башка телләр дә бар. Сәләтле балаларны үстерүгә юнәлтелгән эшне яхшыртырга кирәк. Мондый комплекслар Казан, Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә,  Актаныш районында   ачылды, – диде министр.

«Казан талантлар 2:0 университеты»ның башкарма директоры Айдар Акмалов олимпиадаларның файдасын искә төшерде.

– Мәктәп олимпиадалары этабы 24 фәннән оештырыла. Ул фәннәрнең бөтен өлкәләрен үз эченә ала. Кайбер  әти-әниләр, кечкенәдән үк  баланың сәләтен ничек ачыклап, үстереп була, дип кызыксына. Нәкъ менә мәктәп этаплары баланың кызыксынуы ачыкларга  ярдәм итә.  Бу фәннәрдән үткәрелә торган түгәрәкләргә йөрсеннәр. Олимпиадалар мәктәп  программаларыннан аерыла, балаларга яңа белемнәр бирә, –диде Айдар Акмалов.

Казандагы 131 нче  лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Никита Перов – химиядән узган илкүләм олимпиаданың бөтенроссия этабы җиңүчесе, Сириус программаларында катнашучы. Моңа кадәр ул  111 нче мәктәптә белем алган.

– Математика һәм табигый фәннәр белән кызыксынганга күрә, укуымны лицейда дәвам итәргә булдым. Сабакташларым белән математика, физика, химия түгәрәкләрендә шөгыльләнәбез. Анда мәсьәләләр чишәбез, аралашабыз, шаярышабыз, тәҗрибәләр үткәрәбез. Бу  белемнәр безгә бик булыша. Әти-әниләрем фәннән ерак булса да, аларда фәнгә карата кызыксыну уятырга тырышам. Буш вакытымда музыка тыңлыйм, әдәби әсәрләр укыйм, волейбол уйныйм, –ди Никита.

Никита киләчәктә Мәскәү яки Казан вузларының берсен сайларга җыенам, диде.  Россия олимпиадасының соңгы этабында җиңү имтихан тапшырмый гына укырга керү мөмкинлеге бирә. Моның өчен аңа БДИны уртача балларга бирү дә җитә. Әлбәттә, бу урында кабат: «Акыллы башларыбыз читкә китеп бетмәсме?» – дигән сорау туа.

– Китсә, кызганыч, әлбәттә. Никита бит, минем сайлау хокукым бар,  диде. 10-11  сыйныфта  аның җиңүләре алда әле, бу вакыт эчендә ул дөрес карар кабул итәр. Без әлеге  урынны Казан була дип өметләнәбез. Әгәр  инде Мәскәүне сайласа, ул барыбер  Казанга  әйләнеп кайтачак, –ди министр. – Безнең сәләтле укучылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара һәм башка югары уку йортларында белем алучы укучылар бар. Тәҗрибә аларның кабат Татарстанга кайтуларын күрсәтә. Казанга яшьләр башка төбәкләрдән дә укырга килә. Башкала – мәгариф  үзәге,  вузлар күп. Казанда инфраструктура яхшы, фән һәм спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр бар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү