Рөстәм Миңнеханов Олжас Бектеновны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме Рәисе Рөстәм Миңнеханов Олжас Бектеновка Казахстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына билгеләнүе уңаеннан котлау җибәрде.

“Хөрмәтле Олжас Абаевич! Казахстан Республикасы Премьер-министры вазфыйфасына билгеләнүегез уңаеннан котлавымны кабул итегез, диелгән анда. – Сезгә дәүләтне тотрыклы һәм динамикалы төстә үстерүгә, халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән нәтиҗәле эшчәнлек телим!
Казахстан Татарстанның әйдәп баручы сәүдә һәм инвестицион партнерларыннан берсе булып тора. Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысасында хезмәттәшлегебезне киңәйтүдә алга таба да иңгә-иң торып эшләвебезгә ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, эшегездә яңа казанышлар телим!”


Фикер өстәү