Рөстәм Миңнеханов Касыйм-Җомарт Токаевны Президент сайлавында җиңүе белән котлады

Татарстан Президенты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, чираттан тыш Президент сайлауда җиңү яулавы уңаеннан, Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаевка котлау телеграммасы юллады.

«Узган сайлау йомгаклары Казахстан халкының илдә Сез башлап җибәргән иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормыш системаларын, хокукый нигезләрен яңартуны хуплавын бик ачык күрсәтә, – диелә котлауда. – Ватандашларыгыз Сезгә Казахстан дәүләтенең язмышын һәм үзләренең киләчәген ышанып тапшырды, ә бу бүгенге дөньяда, моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдәге тотрыксызлык шартларында аеруча мөһим. Көчле, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе, киләчәкне алдан уйлап эш итүче, талантлы сәясәтче булып торуыгызның дәлиле бу. Сезгә Казахстан дәүләтен ныгыту, үстерүдә зур үрләр яулавыгызны, халкыгыз файдасына хезмәт итү өчен көч-дәрт һәм илһам-рух телим.

Россия белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләр кысасында Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекнең күпкырлы мөмкинлекләргә ия булуына һәм аның уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә алга таба да уңышлы тормышка ашырылачагына ышанам. Тугандаш халыклар арасында нык элемтәләрнең гомуми тынычлык-татулык һәм үзара аңлашуны үстерүгә мөһим өлеш кертүенә иманым камил. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим».


Фикер өстәү