Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиёевны Үзбәкстан президенты булып кабат сайлануы белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиёевны Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлауда җиңүе уңаеннан котлады.

“Лаеклы һәм бик мөһим җиңүегез уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез, – диелә котлауда. – Ватандашларыгыз Сезгә дәүләтегезнең язмышын һәм үзләренең киләчәген ышанып тапшырган. Бу – бүгенге дөньяда тотрыксызлык хөкем сөргән бер мәлдә аеруча мөһим. Президент сайлавында җиңүегез, көчле, тәҗрибәле дәүләт әһеле, киләчәкне алдан уйлап эш итүче, талантлы сәясәтче буларак, какшамас абруегызны тагын бер кат дәлилли. Россия белән Үзбәкстанның дустанә мөнәсәбәтләре кысасында Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы күпкырлы, үзара файдалы хезмәттәшлекнең алга таба да нәтиҗәле булачагына ышанам”.

Татарстан Рәисе Үзбәкстан Президентына республиканы үстерү максатында ниятләнелгәннәрне тормышка ашыру өчен саулык-сәламәтлек, көч-куәт теләгән.


Фикер өстәү