Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек чаралары хакында искәртте

Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә һәм шул сәбәпле кисәтү игълан ителде.

Якшәмбе, 9 июльдә 16.00 сәгатьтән дүшәмбе, 10 июльдә 21.00 сәгатькә кадәр республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал дип хәбәр иткән идек. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына — 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә һава торышы бозылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында сөйләделәр.

Көчле җил вакытында урамга чыкмавың, өйдә калуың хәерле.

Урамда реклама такталары, вывескалар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән читтәрәк торырга кирәк. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында машина куярга ярамый – җил сындырган агач ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.

Әгәр велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр астында калсагыз, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үзегезнең транспорт чарасыннан 30 метр чамасы читтә яңгыр туктаганын көтегез. Машинада барганда да туктарга кирәк, чөнки электроника эшенә зыян килү ихтималы бар. Туктагач, тәрәзәләрне ябарга һәм көн ачылып китүен көтәргә кирәк.

Машина йөртүчеләргә исә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм торак пункттан читкә чыкмаска киңәш ителә. Әгәр юлда яшенле яңгырга эләксәгез, имин тизлек сайлагыз, бик тә игътибарлы һәм сак булыгыз.

 


Фикер өстәү