Синоптиклар һава торышының бозылуы турында кисәтә

Иртәгә, 19 июльдә, Татарстанда һава шартларының җитди начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә урыны белән көчле һәм яшенле яңгыр явачак, урыны белән боз явуы ихтимал. Моннан тыш, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Аерым алганда, иртән һәм көндез Казанда яшенле яңгыр  һәм җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип искәртә метеорологлар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү