10 июль көне тарихта ниләр белән истә  калды?

Эчке эшләр халык комиссариаты

Эчке эшләр халык комиссариаты 1934 елның 10 июлендә гамәлгә кертелә. Бу җинаятьчелеккә каршы көрәш, җәмәгать тәртибен саклау һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү буенча дәүләт идарәсенең үзәк органы була. Оешма коммуналь хуҗалык һәм төзелеш, сәнәгатьнең башка өлкәләре, һәм шулай ук сәяси эзләү, судсыз хөкемнәр чыгару хокукы, җәзаларны башкару системасы өлкәләрендә җаваплы санала.

Соңынннан Комиссариат Дәүләт иминлеге министрлыгына һәм Эчке эшләр министрлыгына үзгәртеп корыла.

 

Ленинградка һөҗүм

1941 елның 10 июлендә немец гаскәрләре Ленинградка һөҗүм итә башлый. Шәһәр оборонасы 900 көн дәвам итә. Сугыш Ленинград өлкәсендә, Эстония ССРда, Калинин өлкәсенең көнбатышында һәм Карел-Фин ССР да бара. 8 сентябрьдә 872 көн дәвам иткән шәһәр блокадасы башлана.

 

«Булгария» фаҗигасе

2011 елның 10 июлендә, Казан – Болгар – Казан маршруты буенча хәрәкәт иткәндә, Сөйки авылы тирәсендә «Булгария» теплоходы бата. Бу вакытта суднода 201 кеше була. Барлыгы 79 кеше коткарыла, 122 кеше су астына китә, шуларның 28е – балалар. Фаҗига булган урын елга ярыннан 3 километр ераклыкта була. Теплоход ике минут эчендә бата, шуңа экипажның ярдәм сорарга вакыты булмый. «Булгария»дән коткарылганнарны судан «Арабелла» теплоходы экипажы вәкилләре чыгара.

Масштаблы прокурор тикшерүеннән соң, 2011 елның декабрендә  куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүче 300 дән артык елга судносы йөзүгә яраксыз дип таныла. 2012 елның июлендә РФ эчке су юлларында суднолар йөрешен контрольдә тотуны катгыйландырган закон кабул ителә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү