Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен һәм көчле җил вакытында сак булырга киңәш итә

Бүген һәм иртәгә – 3 августта Татарстанда секундына 20 метр тизлектә көчле җил, яшен көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе мондый шартларда иминлек чаралары күрү зарурилыгын искә төшерә.

Җил көчәйгәндә, биналардан чыкмаска, балаларны ялгызын гына калдырмаска киңәш ителә. Көчле җил вакытында урамда калган очракта җир асты кичүләренә яки подъездларга кереп торырга кирәк.
Җил-давылдан йорт стеналары янында яшеренергә ярамый, чөнки түбә калае, шифер төшәргә мөмкин. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышы, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла бу. Реклама такталарыннан, алтакталар, юл билгеләре, электр чыбыкларыннан да читтәрәк тору кирәк.
Моннан тыш юан агачлар янында басып торырга, шулай ук машинаны шулар тирәсенә куеп калдырырга ярамый: җил, ботакларны сындырып, хәвеф-хәтәр китереп чыгарырга мөмкин.
Көчле җил кузгалганда, электр чыбыклары астында торырга, өзелгән үткәргечләр янына килергә дә ярамый.

Велосипед яки мотоциклда барганда яшен яшьни башлаган очракта, туктап, транспорт чарасыннан 30 метр чамасы ераклыкта яшен үткәнне көтегез. Мондый очракта машинаны да туктатырга кирәк, чөнки электроника эшендә өзеклекләр килеп чыгарга мөмкин. Туктап, машина тәрәзәләрен ябыгыз һәм яшен узганны көтеп торыгыз.

Яшен вакытында ачык кырда яки башка ачык урында калган очракта, түбәнрәк урында җиргә ятып тору киңәш ителә. Әмма елга-күл яки буа янында түгел. Су – әйбәт үткәргеч чөнки. Яшен сулыктан 100 метрлы радиуста тарала.


Фикер өстәү