Илгиз Мөхетдинов: «Сәхнәдә нинди, тормышта да шундый мин»

Сәхнәдәшләреннән үз йөзе, кабатланмас тавышы, белемгә омтылышы, үзенчәлекле зәвыгы белән аерылып тора ул. Сүзебез – җырчы Илгиз Мөхетдинов турында. Аның белән җыр-моңга мәхәббәт, мәгънәле һәм мәгънәсез җырлар, көндәлек тормышта нинди булуы турында сөйләштек.    

– Илгиз, татар җыр сәнгатенә ныклы адымнар белән килеп кердең син. Җырчы булу теләге кечкенәдән үк киләме?  

– Балалар бакчасыннан ук җырлый башладым. Ике егет, дүрт кыз белән ансамбльдә уйный идек. Җыр белән мавыгуым, сәнгать, иҗатка тартылуым мәктәптән башланды.  Җырчы булу теләге дә мәктәптә укыган чакта, беренче укытучым – Зөлфия Хәким кызы Фәйзрахманова белән шөгыльләнгән вакытта барлыкка килде. Ул миңа халык җырларын, иң авыр җырларның берсе – «Тәфтиләү»не дә өйрәтте. Җыр-моңга мәхәббәт гаиләдән дә киләдер инде. Без дәү әни белән дәү әти карамагында үстек. Әниләр һаман эштә иде. Әнинең апасы безгә җырлар өйрәтте. Хәйдәр Бигичев, Салават Фәтхетдинов җырларын өйдә, гаилә бәйрәмнәрендә җырлый идек. Хәйдәр абый – минем өчен эталон ул. Көллияттә укыган вакытта да аны тыңлап, аннан карап өйрәнә идем.

Әти телгә карата кырыс булды. Өйдә татарча гына сөйләшергә ярый иде. Урамга чыксаң, теләсә нинди телдә сөйләш, ә өйдә – туган тел генә.

– Син сәхнәдә башкаларны кабатламыйсың, репертуарың да үзенчәлекле. Җыр сайлаганда иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәсең?

– Иң мөһиме – сүз. Аңлатасы килгән хисләрне сүз аша җиткерәбез. Сүз белән үтереп тә була, дип юкка гына әйтмиләр. Аннан бөтен нәрсә шигырьдән тора. Минемчә, шагыйрь аны язган чакта ук ниндидер көй белән яза. Әлбәттә, композитор эше дә бик мөһим. Ул үз көен куша һәм идеаль тандем килеп чыга.

– Иҗатыңны халыкка ничек җиткерергә? Аның сере бармы?

– Иң беренчесе – туйганчы йокларга. Чөнки арыган кеше яхшы эшли алмый. Икенчедән, ирек кирәк. Үз фикерләреңне, уйларыңны, идеяләреңне җиткерүдән курыкмаска, кысалардан арынырга кирәк. Әлбәттә инде, тавышны гел тонуста тотарга, зыян китермәскә. Профессиональ җырчы гел үз өстендә эшләргә тиеш.

–  Хәзер күп кенә яшь башкаручылар, артист булыр өчен укып торырга кирәкми, дигән фикердә. Консерватория тәмамлаган җырчы буларак, синеңчә, музыкаль белем кирәкме?   

– Төрле кеше бар. Кемгәдер сәләт тумыштан бирелгән. Шулай да, җырчыларга музыкаль белем алырга кирәк, дип уйлыйм. Уку артык булмый ул. Тарихны өйрәнәсең, профессиональ яктан ныгыйсың, төрле музыка коралларын үзләштерәсең. Матур итеп чыгып басып җырлау – бер хәл. Кыяфәткә карап каршы алалар, ә бит акылга карап озаталар. Берәр әңгәмә вакытында,  әйтик югары музыка турында сөйләшкәндә, кемнең кем икәне аңлашыла инде. Музыка теориясен белү дә мөһим, чөнки музыкантлар белән эшләгәндә син аларны, ә алар сине аңларга тиеш. Уку йорты белән генә дә чикләнергә ярамый, алга барырга, камилләшергә кирәк.

– Эстраданың җиңеләюе турында нәрсә уйлыйсың? Бу шартларда син ничек «исән каласың» (яшисең)?

– Мин бит танылган эстрада җырчысы түгел. Син артист, шәхес икәнсең, халыкка, киләчәк буынга үзеңнән соң мәгънәле әйбер калдырырга тиешсең. Ниндидер фикер, идея булырга тиеш. Миңа иң мөһиме – җыр матур һәм эчтәлекле булырга тиеш. Ул бүгенге тенденцияләргә туры килмәсен, ә үземә ошасын. Һәрбер кеше үзенчә эшли.  Һәркемнең үз тыңлаучысы бар. Кемгәдер җитдирәк җырлар кирәк, кемгәдер күңел ача торган булсын. Кызыклы итеп, төрле форматларда һәм төрле жанрларда эшләп карарга кирәк. Мин эстрада җырларын гына түгел, романслар да җырлыйм, академик вокал белән шөгыльләнәм. Ретро-җырларны яңартасым килсә, аларны бик нык үзгәртмим, фикерен калдырам.

Иҗатны сайлагансың икән, син аңа сак карарга тиеш. Кыяфәтең белән дә, җырларың белән дә шушы өлкәгә туры килергә кирәк.

– Ә синең үз тыңлаучың бармы?

– Тыңлаучылар бар, әлбәттә. Социаль челтәрләрдә язып, фикерләрен җиткереп торалар. Төрле мәйданнарда чыгыш ясаганда да, килеп күрешәләр, җылы сүзләр әйтәләр. Минем аудитория – башлыча 17–30 яшьлекләр. Социаль челтәрләрдәге статистика буенча карасак та, шулай килеп чыга. Чөнки җырларым күбрәк мәхәббәт, туган илебез турында. Концертларны өлкәннәр дә ярата. Аларның барысына да бик зур рәхмәт. Әле кемдер махсус мине күрер өчен килә. Шундый хәл дә булган иде: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бервакыт Кукмара районына бардык. Балалар программасы иде ул. Килдек, ләкин ниндидер авырлыклар аркасында, әллә көнен бутаганнар иде, концертны күчерергә булдылар. Шул вакытта 12 яшьлек бер кыз: «Мин бит сезнең өчен килдем монда», – дип, каршыма чыкты. Аны утырттым, нинди җыр телисең, бөтенесен җырлыйм, дидем. Шулай итеп, махсус шул кыз өчен 2–3 җыр җырлап киттек.

– Моң – синең өчен нәрсә?

– Бик авыр сорау. Аны хис дип тә, ирек дип тә әйтеп була. Сүз белән аңлатып, әйтеп булмый торган кичереш. Өч хәрефле генә сүз, ә эчтәлеге, мәгънәсе бик киң.

– Тавышыңның көче нәрсәдә дип уйлыйсың?

– Практикада. Эстрада җырларын җырлау җиңел, әйтик, арияләрне башкару  бөтенләй икенче. Операда 1 генә түгел, 4–5 ариягә хәтле җырларга туры килә, әле 1–2 дуэт та эләгергә мөмкин. Операдан соң икенче көнне концертка баргач, үземне ничектер җиңел хис итәм. Чөнки монда андый нагрузка булмаячак. Һәм, әлбәттә, җырлаган чакта спорттагы кебек, иң мөһиме – дөрес сулау.

– Син сәхнәдә дә, көндәлек тормышта да бертөрлеме?

– Сәхнәдә нинди, тормышта да шундый мин. Сәхнәдә үз йөзеңне югалтырга ярамый. Тормышта да шулай. Ләкин сәхнәдә булганда сине карыйлар, күзәтәләр. Ә тормышта күләгәдә каласың. Аның шулай булуы әйбәтрәк һәм җиңелрәк тә. Хәзер бит социаль челтәрләрдә дә бөтен нәрсәне күреп була. Качсаң да, качмасаң да, барыбер нинди икәнеңне беләчәкләр. Холкым буенча йомшак, тыныч кеше мин. Ачу чыкса, бер чыга инде ул. Мин – күбрәк тыңлаучы, сөйләүче түгел. Гастрольләргә чыгып киткәндә дә, күбрәк тыңлап утырырга яратам. Гади тормышта якын дусларым белән күрешергә тырышам. Эстрадада дусларым күп. Тату, бер-беребезгә булышып яшәргә тырышабыз. Алар арасыннан Филүс Каһировка аерым рәхмәт әйтәсем килә. Аның группасына консерваториядә укыганда килгән идем, бүген дә анда җырлыйм. Бишенче ел була инде. Һаман булышып тора, сүз белән дә, фикер белән дә, җыр ягыннан да.

Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина


Фикер өстәү