Гөлдания Хәйруллина: «Танылу – лотерея билеты кебек, я эләгә ул сиңа, я юк»

Узган гасырның туксанынчы елларында аның кассетасы сатылмаган, җырлары яңгырамаган берәр урын калганмы икән? Юктыр. «Сафия такмаклары», «И, Ходай, исәнлек бир миңа», «Җиләкле җәй», «Сарман» җырлары белән халык күңелен яулады Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина. Бүген ул ни хәл-әхвәлләрдә яши, татар эстрадасы турында нинди фикердә? Без әнә шул хакта сөйләштек.

Җыр ул

– Язмыштыр дип уйлыйм. Тормышта башка сукмакларны сайлап карасам да, язмыш барыбер җыр дөньясына китереп чыгарды. Мин – тимерче кызы. Фамилиям дә Биктимерова иде бит. Кечкенәдән тимер-томыр арасында үскәнгә, мәктәпне тәмамлагач, Казан мотор төзү заводына барып кердем. Станок янында эшләгәндә гел җырлый идем. Шуннан яныма ике егет килде дә, җырлыйсыңмы әллә, дип сорады. Үзем өчен җырлыйм инде, дим, сер бирмәскә тырышып. Безнең гаиләдә җырлау гадәти бер нәрсә иде бит ул. Әни бик матур итеп җырлый иде. Аны хәзер дә, шулкадәр килешле киенә, чибәр, моңлы тавышлы иде, дип искә алалар. Әти тальянда уйный, без – балаларында барыбызда да җырлау сәләте бар. Ә теге егетләрнең вокаль-инструменталь ансамбльләре бар икән, шунда чакыралар. Минем ике туган апам Гүзәл гитара белән җырлый иде, мәктәптә вокаль-инструменталь ансамбльләре дә булган. Озын сүзнең кыскасы, ул җырлаган җырларны мин дә ятлап бетергән идем инде. Менә шул җырларның кирәге чыкты.

Ә татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә ничек килеп эләктегез?

– Аңа кадәр шактый юл үтелде әле. Заводта эшләгәндә, үзе дә шәп җырлый торган бер апа, синең урының монда түгел, дип гел әйтә килде. Безнең белән Лилия Вәлиева да эшли иде. Ул шигырьләр яза, аның текстларына җырлар да язылды. Менә шул кыз мине Ленин исемендәге мәдәният сараена алып килде. Башта хорда җырладым, аннары аерым чыгыш ясый башладым. Баянчыбыз Рәшит Сабировны армиягә алгач, хорга Рөстәм (Рөстәм Хәйруллин, композитор, ире. – Ред.) килде, без шунда таныштык. Шушы мәдәният сараенда чыгыш ясап йөргәндә, җыр һәм бию ансамбленә барып карарга тәкъдим иттеләр. Икеләнеп кенә барсам да, ансамбль җитәкчесе Лима Кустабаева, хормейстер Венера Гәрәева мине ансамбльгә кабул итте. Заводта эшләгәндә иртәнге сәгать биштә уяна идем. Һәм һәр иртәдә, и, Аллаһы Тәгалә, миңа сәгать унга гына йөри торган эш бирсәң иде, дип теләдем. Кабул булды бит теләгем! Ансамбльгә эшкә сәгать унга йөри башладым. Өч көн эшләгәч, җырчы Нәфисә Васыйлова бригадасы белән гастрольгә чыгарып җибәрделәр. Анда аппаратура да юк, баянга кушылып җырлыйбыз. Кая гына барсак та, зал шыгрым тулы, халык һәр чыгышны алкышлый. Трактор арбаларында йөрсәк тә, тансык көннәр булып хәтердә калды әлеге сәфәрләр. Җыр дигәннән, бер хәзрәтнең яныма килеп, җырлавыңны ташла, җырларга ярамый дип, үгет-нәсихәт иткәне дә бар. Миңа калса, Аллаһы Тәгалә үзе мине шушы юлга чыгарды. Шулай булгач, ничек җырламыйсың ди инде?! Һәм җыр ул минем язмыш дими, ни дисең?

  Иң популяр чакта үзегез үк атларны тыя төшеп, күләгәдәрәк калырга теләдегез шикелле. Концертларыгыз булса да, телевидениедә күренми башладыгыз. Моның сәбәбе нидә иде соң?

– Сәхнә юлым озын, шөкер. Читтән караганда гына танылу тиз килгән кебек ул. Мин исә башта үзешчән сәнгатьтә чарландым, аннары Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә түл җыйдым. Моңа Түбән Кама музыка училищесында укуымны да өстәргә кирәктер. Беләсеңме, уку авыр булмады, шул шәһәрдә яшәве авыр булды. Нишләптер Чаллы белән Түбән Кама шәһәрләре күңелемә ятмый иде, тик икесендә дә яшәргә туры килде. Гомер-гомергә Казанны яраттым. Телевидениедән читләшүнең сәбәбе сәламәтлеккә бәйле. Битем бозылды, аны бик озак дәваларга туры килде. Андый йөз белән чыгып, кешедән кызгану сүзләрен ишетәсем килмәде. Аңа карап кына иҗат тукталмады, билгеле. Концертлар уза торды, аларны архивка төшерү генә булмады. Ә аннан инде телевидениедә җитәкчелек алмашынды, мине чакырмый да башладылар. Рөстәм вафатыннан соң бер ике еллап вакыт узгач, җырлар яздыра алдым. Шул язмаларны алып, концертымны төшереп булмасмы икән дигән үтенеч белән Миләүшә Айтуганова янына кердем. Берсүзсез риза булды. Нәтиҗәдә кичке уннан иртәнге өчкә кадәр камералар алдында концерт куярга туры килде. Һәрбер җырга кием алмаштырасы да килә бит әле. Бу кадәр җентекләп беркемнең дә төшкәне юк иде әле, диделәр. Гомер буе үземә тәнкыйть күзлегеннән карадым. Җырларны кечкенә бер спектакльгә әйләндерергә тырыша идем. Концертта чыгышлар цирк номерлары белән дә баетылды, кием алмаштыруны әйткән дә юк. Ә инде җырлаганда ялгыш бер хата китә икән, аны телевидениегә дә, радиога да чыгармаска тырыша идем. Нәтиҗәдә 1997 ел тирәсендә телевидениегә төшүдән тукталган булсам, бу концертны 2012 елда яздырдым.

Элеккеге репертуардан хәзергесе шактый аерыламы?

– Аерма бик зур дип әйтмәс идем. Элек тә, хәзер дә заманчарак җырлар да башкарам. Мин я нык салмак, я нык тиз җырларны яратам. Урталыкта калган җырларны бик кабул итә алмыйм.

Сез заманнан калышмаган, яшьләр теле белән әйтсәк, «продвинутый» җырчыларның берсе. Кызыгыз Лилия белән кызыклы видеолар төшерәсез, төрле тәҗрибәләрдән дә курыкмыйсыз.

– Кызым белән кыска видеолар төшерү минем өчен бөтенләй ят нәрсә иде. Пандемия чорында башланып китте ул. Кешеләрне хәвеф, төшенкелектән арындырасы килү дә үз эшен эшләгәндер, бәлки. Концертлар да туктап торган вакыт иде. Башта Лилия бер видео күрсәтте дә, әйдә без дә шушылай төшереп карыйк әле, диде. Әлбәттә, ризалашмадым, кит аннан, мин әйтәм, халык, Гөлдания акылдан шашкан дияр, дим. Ахыр чиктә барыбер күндем. Видеоны интернетка чыгаргач, халык ничек кабул иткәнен күрдек. Дөрес, каршы язучылар да булды, елмаеп, кәефне күтәрдегез, диючеләре барыбер күбрәк булды. Шуннан китте инде. Съемкалар вакытында үзебезнең дә кәеф күтәрелде, мөгаен,  караучыларга да шул тәэсир иткәндер. Биюләр дә төшергән булды. Караганда кызык инде ул, әмма шушы кыска гына видео да бик озак төшерелә икән. Лилиянең ачуланган вакытлары да булды хәтта. Чөнки камерага мавыгып уйнап китәргә дә ярамый, кызык та чыгарырга кирәк, шул ук вакытта ихласлык та югалмасың. Бик читен икән ул. Эшләп карамыйча гына белеп булмый икән аны. Заман дигәннән. Шушы вакытта яшисең икән, вакыт куйган таләпләрне кабул итми, заман белән бергә атламый булмый инде ул. Башка юл юк. Шулай да, үземне яшьләрдән бик күпкә артта дип саныйм. Әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Кеше гомер буе өйрәнергә, укырга тиеш, миңа калса. Шул чакта гына тегенди-мондый уйларга вакыт калмый.

Ирегез Рөстәм абый иҗаты онытылмыймы? Аның җырларын башкаралармы әле?

– Рөстәм бакыйлыкка күчкәндә Лилия институтта укый иде. Әтисеннән кечкенә килеш калмаса да, аңа да, миңа да бик авыр булды. Юатучылар, бер ярты елдан җиңеләя, вакыт дәвалый, дип әйтәләр иде. Аны җиңеләя дип әйтеп булмый. Ул яра булып кала бирә. Шуның белән бергә яшәргә өйрәнәсең. Тормыш дәвам итә дип, үзеңне кулга аласың. Шул гына.

Рөстәмнең җырларын бик күпләр башкара. Әйтик, Айдар Галимов, Резедә Шәрәфиева, Равил Галиев, Ришат Фазлыйәхмәтов, Гүзәл Уразова, саный китсәң, шактый. Еш кына җырның авторларын бик әйтеп тормыйлар, халык ул җырның авторларын белеп тә бетерми. Шуңа Рөстәмнең берничә җырын искәртеп китик әле. Мәсәлән, Ришат Фазлыйәхмәтов Рөстәмнең «Яшәтәсе килә әнкәйләрне» (Нурислам Гафиятов сүзләре)  җыры белән «Татар җыры»нда лауреат булды. Хәния Фәрхи башкарган «Күп сорамыйм синнән, язмышкаем», Салават башкарган «Җиләкле җәй» җырларының да көй авторы – Рөстәм Хәйруллин. «Җиләкле җәй»не башта мин яздырган идем, Салават сорап алды һәм бу җыр бик популярга әйләнде. Хәзер кызым Лилия башкара. Мин дә аннан аранжировкасын сорап алып җырлыйм.

Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

– Мин болай дим: күп эшләгән кешенең эше күренә. Эш күренгәч, аңа уңай караш та, тискәресе дә була. Популярлык арткан саен, тәнкыйть тә арта. Бу – табигый. Мин белгечләрнең тәнкыйтенә бик уңай карыйм. Ә инде теләсә кемнең теләсә нинди фикер язуына елмаеп карарга өйрәндем. Мөнәсәбәт белдермәгәч, күрәсең, кызык булмый башлаганмындыр, миңа бик бәйләнмәделәр. Лилия дә тәнкыйтьне тыныч кабул итә.

Җырчы Лилия Хәйруллинаны әнисе белән чагыштыралармы?

– Баштарак андый хәлләр булды. Ул чакта Лилия күбрәк халыкчан җырлар башкара иде. Аннан ул стилен үзгәртте, үз юлын тапты, репертуарын булдырды. Репертуарында халык җырлары да бар, билгеле. Һәр җырчы халык җырын башкарырга тиеш, миңа калса. Иң кызыгы: ул да бит башта, җырчы булмыйм, дигән иде. Цирк студиясендә шөгыльләнде, шәрык биюләрен дә өйрәнде. Гомумән, күпкырлы ул. Ә җырлап китүенә әтисе сәбәпче булды, дисәк тә була. Әтисенең «Бирмә мине беркемгә дә» дигән җыры аны эстрадага алып чыкты. Бөтен җиргә үзе йөрде, кечкенәдән мөстәкыйль, эзләнүчән булды. Безнең белән гастрольләргә йөрде, иртәнге якта кайтып керсәк тә, мәктәбенә йөгерә иде.

Татар эстрадасы бүген ни хәлдә?

– Эстрадада бүген нинди генә алым, нинди генә тавыш юк. Кибеткә кергәч, товар күплегеннән башың әйләнеп, сайлый алмыйча торасың бит әле, эстрада да бүген тамашачының башын шулай әйләндерә. Рэп дисәң, рэбы бар, халыкчан тавыш кирәк дисәң, анысы бар – иренмичә сайла да тыңла гына. Мин эзләнгән кешеләрне яратам. Шуңа яшьләрне күзәтәм, алардан нәрсәдер өйрәнергә тырышам. Җырчыга бүген җиңел түгел. Чөнки бөтен җырчы да популяр булып бетә алмый. Алар һәр заманда да исәпле генә булган. Монда акчасы булганнар популярлык казана дигән фикер дә бик дөрес түгел. Акча түгеп, халык теленә керсәң дә, андый популярлыкның гомере кыска. Шул ук вакытта бик шәп тавышлы җырчылар да популярлык казана алмаска мөмкин. Ул лотерея билеты кебек. Я эләгә сиңа бәхетле билет, я юк.

Популярлык кими башлагач, социаль челтәрләрдә гауга чыгару, шәхси тормышны чагылдыруга ничек карыйсыз?

– Элек тә бар иде ул шул рәвешле үзеңне рекламалау, хәзер инде бигрәк тә күп кулланалар бу алымны. Белмим, минем өчен иҗат – бер, гаилә – икенче нәрсә. Бөтен нәрсәне халыкка чыгаруны өнәп бетермим.

Сез бәхетлеме?

– Үзеңнең бәхетле икәнеңне тояр өчен, кайгы-хәсрәтен дә күрергә кирәк. Минем тормышымда бар да булды. Хәзер шөкер итеп яшим, авыз тутырып, мин бәхетле, дип әйтә алам. Иртән торганда бер җирем дә авыртмый икән, димәк, мин бәхетле.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү