• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Хыянәттән соң никах яңартырга кирәкме?

    Хыянәттән соң никах яңартырга кирәкме?

    Тотрыклы бәяләрме, талонга ашаумы?

    2021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә?

    Рәссам Зөфәр Гыймаев: «Салих Сәйдәшевнең, сине кызлар яратачак, дигәне үсендерде»

    Рәссам Зөфәр Гыймаев: «Салих Сәйдәшевнең, сине кызлар яратачак, дигәне үсендерде»

    Казакълар / казахлар

    Казакълар / казахлар

    Илһамга Илһам лаек була алыр идеме?

    Илһамга Илһам лаек була алыр идеме?

    Әҗәтне әҗәт белән түләү авырлаша

    Әҗәтне әҗәт белән түләү авырлаша

    Татарстанга ял итәргә килүче туристлар саны кимегән, ә озаклап кунак булучылар арткан

    Татарстанга ял итәргә килүче туристлар саны кимегән, ә озаклап кунак булучылар арткан

    «Бар иде батыр чаклар». Көмеш бәйгедә… хәтер яңарту

    «Бар иде батыр чаклар». Көмеш бәйгедә… хәтер яңарту

    Көрәшче Ринат Фәхретдинов: «Кызыл китапка кергән татар егете – ЮФСта! Алга!»

    Көрәшче Ринат Фәхретдинов: «Кызыл китапка кергән татар егете – ЮФСта! Алга!»

    Вәсилә Фәттахованың ире: «Миңа хатын гына түгел, балаларыма әни булырлык кеше кирәк»

    Вәсилә Фәттахованың ире: «Миңа хатын гына түгел, балаларыма әни булырлык кеше кирәк»

    60ка якын шәҗәрә төзегән Гөлсем Миңнебаева: «Әтинең әбисе ягыннан 22 буынны ачыкладык»

    60ка якын шәҗәрә төзегән Гөлсем Миңнебаева: «Әтинең әбисе ягыннан 22 буынны ачыкладык»

    «Формула еды» тапшыруы хәбәрчеләрен дә кызыксындырган Балтач сыры белән мае нәрсә белән ота?

    «Формула еды» тапшыруы хәбәрчеләрен дә кызыксындырган Балтач сыры белән мае нәрсә белән ота?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Балтач чәкчәге ясау ЫСУЛЫ

    Балтач чәкчәге ясау ЫСУЛЫ

    Сагыз ясаучы Әнисә Гайнанова: «Язмагыз инде, тагын сорый башлыйлар»

    Сагыз ясаучы Әнисә Гайнанова: «Язмагыз инде, тагын сорый башлыйлар»

    «Спутник V» ковидтан коткара

    Татарстанның сәламәтлек саклау тармагы еллык нәтиҗә ясады: «Чернобыльдәге кебек иде бит»

    Февраль аенда кайсы чәчәкләрне утыртырга кирәк?

    Февраль аенда кайсы чәчәкләрне утыртырга кирәк?

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Айрат Хөсәеновтан каз каклау СЕРЛӘРЕ

    Айрат Хөсәеновтан каз каклау СЕРЛӘРЕ

    Кырымча татлы төш ясау ысулы

    Кырымча татлы төш ясау ысулы

    Коронавирус турында 5 сорауга җавап

    Баш санитар табиб Анна Попова: «Татарстан пандемия чорында төшенкелеккә бирелмәде»

    Раилә Гарапшинадан мич коймагы РЕЦЕПТЫ

    Раилә Гарапшинадан мич коймагы РЕЦЕПТЫ

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Хыянәттән соң никах яңартырга кирәкме?

    Хыянәттән соң никах яңартырга кирәкме?

    Тотрыклы бәяләрме, талонга ашаумы?

    2021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә?

    Рәссам Зөфәр Гыймаев: «Салих Сәйдәшевнең, сине кызлар яратачак, дигәне үсендерде»

    Рәссам Зөфәр Гыймаев: «Салих Сәйдәшевнең, сине кызлар яратачак, дигәне үсендерде»

    Казакълар / казахлар

    Казакълар / казахлар

    Илһамга Илһам лаек була алыр идеме?

    Илһамга Илһам лаек була алыр идеме?

    Әҗәтне әҗәт белән түләү авырлаша

    Әҗәтне әҗәт белән түләү авырлаша

    Татарстанга ял итәргә килүче туристлар саны кимегән, ә озаклап кунак булучылар арткан

    Татарстанга ял итәргә килүче туристлар саны кимегән, ә озаклап кунак булучылар арткан

    «Бар иде батыр чаклар». Көмеш бәйгедә… хәтер яңарту

    «Бар иде батыр чаклар». Көмеш бәйгедә… хәтер яңарту

    Көрәшче Ринат Фәхретдинов: «Кызыл китапка кергән татар егете – ЮФСта! Алга!»

    Көрәшче Ринат Фәхретдинов: «Кызыл китапка кергән татар егете – ЮФСта! Алга!»

    Вәсилә Фәттахованың ире: «Миңа хатын гына түгел, балаларыма әни булырлык кеше кирәк»

    Вәсилә Фәттахованың ире: «Миңа хатын гына түгел, балаларыма әни булырлык кеше кирәк»

    60ка якын шәҗәрә төзегән Гөлсем Миңнебаева: «Әтинең әбисе ягыннан 22 буынны ачыкладык»

    60ка якын шәҗәрә төзегән Гөлсем Миңнебаева: «Әтинең әбисе ягыннан 22 буынны ачыкладык»

    «Формула еды» тапшыруы хәбәрчеләрен дә кызыксындырган Балтач сыры белән мае нәрсә белән ота?

    «Формула еды» тапшыруы хәбәрчеләрен дә кызыксындырган Балтач сыры белән мае нәрсә белән ота?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Балтач чәкчәге ясау ЫСУЛЫ

    Балтач чәкчәге ясау ЫСУЛЫ

    Сагыз ясаучы Әнисә Гайнанова: «Язмагыз инде, тагын сорый башлыйлар»

    Сагыз ясаучы Әнисә Гайнанова: «Язмагыз инде, тагын сорый башлыйлар»

    «Спутник V» ковидтан коткара

    Татарстанның сәламәтлек саклау тармагы еллык нәтиҗә ясады: «Чернобыльдәге кебек иде бит»

    Февраль аенда кайсы чәчәкләрне утыртырга кирәк?

    Февраль аенда кайсы чәчәкләрне утыртырга кирәк?

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Айрат Хөсәеновтан каз каклау СЕРЛӘРЕ

    Айрат Хөсәеновтан каз каклау СЕРЛӘРЕ

    Кырымча татлы төш ясау ысулы

    Кырымча татлы төш ясау ысулы

    Коронавирус турында 5 сорауга җавап

    Баш санитар табиб Анна Попова: «Татарстан пандемия чорында төшенкелеккә бирелмәде»

    Раилә Гарапшинадан мич коймагы РЕЦЕПТЫ

    Раилә Гарапшинадан мич коймагы РЕЦЕПТЫ

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар
Ватаным Татарстан
Табылмады
Бар результатлар
Баш бит МӨҺИМ Интервью

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Бәйгедә җиңү балага түгел, әти-әнигә кирәк»

- ieditor
05.06.2020
- Интервью
0
Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Бәйгедә җиңү балага түгел, әти-әнигә кирәк»
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Аны күп җирдә татар өмете дип игълан итәләр. «Голос. Дети» проекты финалисты Сәйдә  Мөхәммәтҗанова милләт өчен авыр вакытларда халык арасында булды. Татар телен яклап уздырган чараларда «Туган тел» җырын башлап җырлады, үзизоляция вакытында онлайн-концертларда катнашты. Ул бик сирәк, ләкин берәгәйле итеп клиплар төшерә һәм үз мисалында туган тел ярдәмендә эстрадада танылып була дигән фикерне исбатлый. Бүген Сәйдә тормышында нинди яңалыклар бар – әнә шуны белештек. Балалар өчен бәйгеләрнең уңай һәм тискәре якларын барладык.

– Сәйдә, «Голос» проектында җиңеп кайтканнан соң, син бик популяр идең. Менә шул популярлыкны ничек тотарга? Аның кимүенә яки артуына үзеңне психологик яктан әзерләп буламы?

– Бәйгеләргә баштан ук үзеңне әзерләргә кирәк дип уйлыйм. Балалар бәйгесе икән инде ул, әти-әни белән бергә әзерләнәсең. Миңа калса, популяр булу максаты кую, гомумән, дөрес түгел. Син иҗади юл билгелисең. Аны җиңел узу өчен, үз өстеңдә эшләргә, белем алырга, репертуарны дөрес туплый белергә кирәк. Әгәр үзеңнең имиджың бар икән, аңардан тайпылырга ярамый.  Боларның барысын да истә тотканда, популярлыкның кимүе, артуы дулкынландырмый. Чөнки һәр җырчының үз тамашачысы бар. Мәсәлән, мөнәҗәтләрнең, бәетләрнең дә үз тыңлаучысы бар. Татар халык җырларын яратучылар да күп.

– Әйтик, Филүс Каһиров та: «Мин башкарган җырларның кайсы тарихта калыр икән, белмим әле», – дип икеләнә… Ә бит ул халык җырларын, классиканы башкара. Әллә бүген затлы җырлар белән генә тамашачы мәхәббәтен яулап булмыймы? Күп җырчылар алар белән акча эшләп булмый дип тә саный.

– Аллага  шөкер, безнең эстрадада меңнән артык җырчы бар. Татар халык җырлары, классикага килсәк, кызганыч, алар аз башкарыла. Яшьләр модага ияреп баралар. Ул һәр заманда шулай булгандыр. Ләкин бу яшьләрнең дә зәвыгы үсәчәк, уй-фикерләре дә үзгәрәчәк. Ахыр чиктә, нинди генә замана булмасын, классик җырлар барыбер күңелдә калачак. Алар вакыт сынавын үткән инде. Бары тик безнең әлеге җәүһәрләрне аңларлык дәрәҗәгә җитүебез кирәк.

Килешәм, бүген кечкенә балалар да эстрада җырларын отып калып җырлый, аларны социаль челтәрләргә элә. Аларга халык җырлары кирәкми дә, аңламыйлар да кебек. Бусы инде тәрбиядән тора. Мәсәлән без, остазым Венера апа Гәрәева белән башкорт-татар җыры «Сакмар су»ны өйрәндек. Без аны Youtube каналына да чыгардык. Статистика халыкның мондый авыр җырларны аңлап бетермәгәнен күрсәтә. Диапазонлы җырлар, сез әйткәнчә, бик популяр түгел бүген, ә менә җиңел, ике-өч ноталык җырларны тиз отып алалар. Әйткәнемчә, бу тәрбиядән килә. Кечкенәдән моңлы җырларга милли код салынганына төшендерсәң, алай булмас иде ул. Бала тыңлап үсә, шуны җырлый. Мин үзем мөнәҗәтләр, бәетләрдән иҗат юлымны башладым, аннары татар халык җырларына күчтем. Шуңа күрә көчемнән килгәнчә халык җырларын һәм дини җырларны популярлаштырырга тырышам.

– Үзизоляция вакыты артист һөнәре белән генә тормыш алып барып булмаганын күрсәтте. Мондый четерекле вакытларга үзеңне ничек әзерләргә?

–  Үземнең иҗатташ дусларым белән сөйләшеп,аралашып торабыз. Чыннан да, аларга бик авыр. Чөнки концертлар куймыйбыз, эш тулысынча туктап калды. Бүген мин үземнең дөрес юлда булуымны аңладым. Ике юнәлеш буенча белем алам, ике һөнәр үзләштерәм. Казан федераль университетының көнчыгыш бүлегендә төрек, инглиз телен өйрәнәм, икенче курстан гарәп теле дә керәчәк. Икенче белемем – музыка юнәлешендә, Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә укыйм.Аларның икесен алып бару җиңел түгел, ләкин хәзерге вазгыять моның дөрес булуын күрсәтте. Ике һөнәр дә миңа бик якын һәм бик ошый. 11 нче сыйныфны тәмамлаганда, миңа телләр дә кирәк дип уйлаган идем. Төрек телен сайладым, чөнки ул татар теленә якынрак, грамматик структурасы да охшаш.

– Шушы көннәрдә балалар репертуары турында сөйләштек. Совет заманыннан калган  балалар җырлары бар, заманчалары язылмый, дигән фикер туды.

– Балалар өчен иҗат итүче композиторлар бик аз, бәлки, аларның кайберләрен белеп тә бетермибездер. Бу юнәлештә иҗатны активлаштыру өчен дәүләт сәясәте һәм ярдәме кирәк. Композиторлар кайгыртуга мохтаҗ. Алар – бүген күләгәдә калган шәхесләр. Әйткәнемчә, өемдә Луиза апа Батыр-Болгариның ике дискы бар. Алар балалар җырларыннан тора. Луиза апа бүген дә балалар җырларын язадыр, ләкин алар дөньяга чыкмый бит. Гомумән, минемчә, Луиза апа – дәүләт тарафыннан һәм вакыт белән бәяләнеп бетмәгән композитор ул. Ярдәм булса, бәлки, балаларга җырлар язучы шәхесләр тагын да күбрәк калкып чыгар иде.

– «Кайтуыңны сагынырмын» дигән җырга клибыңны Youtube каналында  60 меңгә якын кеше карады. Бу җырның популярлык сере нидә?

– Без бу клипны сыйфатлы итеп эшләргә тырыштык. Аның сценарий авторы – Миләүшә Сибгатуллина, операторы – Альберт Галимуллин. Миләүшә апа тәкъдиме белән клипның сюжеты язучы Фатих Кәриминең «Морза кызы Фатыйма»әсәренә нигезләнеп корылды. Анда мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспринский әти-әнисенең мәхәббәт тарихы бәян ителә. Аның әтисе – бакчачы ярлы егет, әнисе – морза кызы Фатыйма. Әсәрдә алар кавышалар, әмма безнең клипта, җырның мәгънәсенә туры китереп,  яшьләр бер-берсен тапсалар да, кавыша алмыйлар. Клипта халкыбызның тарихын, гореф-гадәтен чагылдырырга тырыштык.

– Клипның чыгымлы булуы күренеп тора. Ул үзен аклый аламы соң?

– Әйе, клипның бюджеты чыгымлы. Гомумән,һәрбер клипны җиренә җиткереп, бөтен якларын да уйлап эшләргә тырышабыз. Чыгымлы булганга, еш клип чыгармыйбыз да. Ике елга бер мәртәбә була торгандыр. Бу клип ел башында әзерләнде. Миңа калса, дәрәҗәле клип килеп чыкты. Андый вакытта чыгымнар турында уйламыйсың инде.

Әлеге җырны совет заманында Хәмдүнә апа Тимергалиева, Рамил Миндияр, Венера апа Ганиева да җырлады. Миңа аны тавыш режиссеры, аранжировка остасы Искәндәр абый Мостафин тәкъдим итте.  Ул әлеге җырга яңа сулыш өрде. Ул бит элек җәһәтрәк башкарыла иде, без аңа салмаклык өстәдек. Җырны яздыргач, композиторы Луиза Батыр-Болгарига да тыңлаттык. Кабул итәрме икән, дип бик борчылдык. Ул безгә:«Минем башта ук шушылай ишетәсем килгән иде», – диде.

– Киләчәгеңне ничек күрәсең?

– Хатын-кыз буларак, минем иң зур теләгем – бәхетле гаилә кору, әни булу, балалар үстерү. Иҗатымны да параллель рәвештә алып барырга тырышам. Сәхнәгә менүем, «Голос» проектына баруым  – татар җырын дөньяга ишеттерәсе килүдән. Алар бик матур, аһәңле, башка халык җырларыннан һич кенә дә ким түгел.

– Балалар бәйгеләре сабыйның психикасына авыр тәэсир итмиме? Гомумән, кирәкме алар?

– Миңа калса, балалар өчен бәйгеләр кирәк. Ул бит аның иҗатына зур этәргеч бирә. Психологик авырлыкның сәбәбе үзеңне ничек әзерләүдән килә. Мәсәлән, миңа әти-әнием, «Голос. Дети»проектына әзерләнгәндә: «Син татар халык җырын җырлыйсың, остазлар сиңа таба борылмасалар, тыныч кабул ит. Безнең максат – «Беренче канал»га татар җырын чыгару», – диделәр. Без аны эшләдек. Дөрес, кайбер әниләр балаларын бары тик җиңү өчен әзерлиләр. Бу очракта психологик травма алу, сыну булырга мөмкин. Матурлык бәйгеләрен алсак, мәсәлән, минем «Мисс Татарстан»да катнашканым бар. Анда «Мини-мисс Дюймовочка» титулын алдым. Ул вакытта бик кечкенә идем һәм өченче урын алганымны аңламадым да. Сабыйның ничәнче урын алуына исе китми, ул ахырдан бирелгән бүләккә рәхмәтле була. Беренче урын, күп очракта, әти-әнигә кирәк. Алар үзен ничек тота бит.

– Татар җырчысы татарча гына җырларга тиешме?

– Татар җырчысы иң беренче чиратта үз телендә җырлый белергә тиеш. Аннары башка телләрдә дә чыгыш ясарга ярый. Татар җыры белән генә танылып булмый дигән фикерне хупламыйм. Мине дөньяга «Су буйлап» җыры танытты. Дөресен генә әйткәндә, мин, «Беренче канал»да татар җыры яңгыраса, алдагы сезоннарда да  милләттәшләрем катнашып, туган телдә җырларлар дип көткән идем. Татар балалары катнашты, ләкин инглизчә, русча җырлады… Ә бит үз вакытында төрле милләтнең көйләре классикага әйләнде. Мәсәлән, «Одинокий пастух». Димәк безгә дә тырышырга, шул юнәлештә даими эшләргә, эзләнергә кирәк.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Тэглар Гөлинә ГыймадоваСәйдә Мөхәммәтҗановататар җырыТатар эстрадасы
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан үлүчеләр саны статистикасында аерманы аңлатты

15:15

«Tatar сүзе» бәйгесенең I туры тәмамланды

14:54

Дамир Фәттахов: «Без митингка чыккан яшьләр белән аралашу яклы»

14:34

100 сум акча өчен улы әнисенә электрошокер белән ташланган

14:34

Ковид-госпитальләрдә ятаклар саны киметелә

13:59

Татарстанда кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт итү мөмкинлеге карала

13:54

Татарстанга илнең башка төбәкләреннән килгән инвестиция күләме арткан

12:58

Казан Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты коронавирустан үлгән

12:34

Роспотребнадзор март аенда коронавирусның кимиячәген фаразлады

12:32

Рөстәм Миңнеханов: “Авылларда бер миллионга якын кеше яши, инвестицияләрне шунда да җибәрергә кирәк”

11:56

Татарстанда ОРВИ белән авыру очраклары кимегән

10:58

Түбән Камада яшәүчеләр “Блокада ипие”ннән авыз итеп карый ала

10:37
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Дөнья Кубогы этабында алтын медаль яулаган Эдуард Латыйповның әтисе: «Биатлон белән шөгыльләнергә соңга калгансыз, диделәр»

21.01.2021

«Бер көндә әтисен, ирен һәм ике улын югалтты. Беркем беркем белән сөйләшми, елыйлар гына»

19.01.2021

Фән Вәлиәхмәтов: «Зур сынауны җиңдем… Исән калуым – могҗиза»

18.01.2021

Режиссер Рамил Фазлыев: «Театрда фанат булсаң гына эшләп була»

15.01.2021

Миләүшә Сөнгатуллина: «Ялга чыгып киткәндә, алда бәхетсезлек көтеп торадыр, дигән уй башыма да кереп карамады»

11.01.2021


СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 27 Янв 2021 - 09:30 АнонимноИсэнмесез,бабаем Камалетдин исемле иде, Галиаскар Камал ,Шэриф Камал, Халидэ Камал, Фэнис Камал.... куренекле шэхеслэр бик куп алар, хэзер ул исем…Үскәч оялырлык булмасын… Татарстанда нинди сәер исемнәр кушалар?
  • 27 Янв 2021 - 09:10 Анонимно.Оныкларыбыз Самат, Зифа, Зиннэт, Каюм, Камал. Саф татарча, куркэм исемнэр. Бэхетле булсыннар! Камалга бэйлэнмэсеннэр, ят сэер исемнэр кушучылар бик куп.Үскәч оялырлык булмасын… Татарстанда нинди сәер исемнәр кушалар?
  • 27 Янв 2021 - 09:06 Анонимно.Безнен дэ оныгыбызга Камал исеме куштылар. Нэрсэсе начар? Ботен балага да Камил белэн Кэрим булырга димэгэн бит?Үскәч оялырлык булмасын… Татарстанда нинди сәер исемнәр кушалар?
  • 26 Янв 2021 - 18:56 АнонимКайгыгызны уртаклашам, минемдэ ирем. 22ел бергэ яшэгэннэн сон котмэгэндэ улеп китте. Бергэ гаилэлэр белэн бэйрэмнэрне жыелып каршы ала торган дусларда…Айдар Фәйзрахманов: «Быел хатынымны югалттым, һаман шушы кайгы белән яшим…»
  • 25 Янв 2021 - 10:05 ГаделАндагы " балалар" 20-30 яшендәге кешеләр. Ну да, хәзер 30-40 та да әти-әниләре күбесенең ИПОТЕКА дип аталган коллыгын түли бит.…ТикТокта сәясәт: Навальный балаларга кул суза, аларны саклыйк!

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru


Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!