Татарстанда 1 гыйнварга республикада 15 мең 733 бала бакчага чират көтә. Шуның 10 мең 601е – өч яшькә кадәргеләр. Гомумән алганда, 3 яшькә кадәрге сабыйларның – 61 проценты, 3 яшьтән зурракларның 97,5 проценты урыннар белән тәэмин ителгән.
– Республиканың 9 районында урыннар белән тәэмин итүдә проблемалар бар. Чиратта торучыларның яртысы – Казанга, 20 проценты –Чаллыга, 10 проценты Әлмәт шәһәрләренә туры килә. Шулай ук бәләкәчләрне бакчага урнаштыру проблемасы Яшел Үзән, Түбән Кама, Лаеш, Питрәч, Биектау, Арча районнарына да үзен сиздерә, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләре буенча комитет утырышында.
Кайда күпме урын җитми?
Казан –7859
Чаллы–3125
Әлмәт–1465
Яшел Үзән –738
Түбән Кама –695
Лаеш –464
Питрәч–428
Биектау –330
Арча –276