Балалар бакчасына чиратта торучы сабыйларга шәхси бакчага йөрү өчен аена 6 мең сум бирергә җыеналар

Сабыйлары балалар бакчасына чиратта торучы ата-аналарга нарасыйларын шәхси мәктәпкәчә учреждениегә йөртү өчен аена 6 мең сумлык сертификат бирергә мөмкиннәр. Әлмәт мэры Тимур Ногманов Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында шундый тәкъдим белән чыккан.

Шәһәр башлыгы фикеренчә, мондый сертификатлар яшь ярымнан өч яшькә кадәрге нәниләргә бакчаларда урын җитмәү проблемасын хәл итәргә мөмкин. Калган сумманы ата-ана үзе түлиячәк.
Тимур Ногманов билгеләп үткәнчә, мондый 200 сертификат дәүләткә 18,7 миллион сумга төшсә, 200 урынга яңа бакча төзү 200 миллион сум таләп итә. Хәзерге вакытта дәүләт балалар бакчасында бер урын булдыруга уртача 1 миллион сум акча тотыла.
Әлмәт мэры мондый проектның ут күршеләребездә – Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә уңышлы төстә тормышка ашырылып килүен әйткән. Сертификат акчасы шәхси балалар бакчасына республика һәм җирле бюджетлардан җибәрелә икән.


Фикер өстәү