Бу хакта РИА Новостига Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков хәбәр итте.
«2027 елда иминият пенсиясе ике тапкыр индексацияләнәчәк. Без 2027 елда пенсияләрне ике этаплы индексацияләүгә әйләнеп кайтачакбыз. Беренче индексация 6,8 процентка, ә икенче индексация 1 апрельдән 3,3 процентка булачак», – диде Чирков.
Элегрәк Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр иткәнчә, 2027 елда иминият пенсияләрен индексацияләү 37,5 миллион россиялене колачлаячак. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова үз чиратында билгеләп үткәнчә, пенсияләр өлкән яшьтәге россиялеләр өчен төп керем булып тора, түләүләрне арттыру буенча эш эзлекле алып барыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез