Һава шартларының бозылуы турында кисәтәләр

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү  идарәсе иртәгә – 5 августта 00.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькәчә һава торышының бозылуы турында кисәтә.

Республика территориясендә төнлә һәм иртән томан, көндез һәм кичен секундына 15–20 метр тизлектә җил, яшен көтелә.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары бозылу очрагында түбәндәгеләрне киңәш итә:

* машина йөртүчеләргә, бик кирәк булмаганда, торак пункттан читкә чыкмаска, юлларда игътибарлы булырга, дистанция сакларга, тизлекне тиешледән арттырмаска, юл билгеләренә игътибарлы булырга, ЮХИДИ юл-патруль хезмәткәрләренең таләпләрен төгәл үтәргә;

* җил көчәйгәндә, тәрәзәләрне ябарга, ачык балконнардан беркетелмәгән әйберләрне җыеп алырга;

* көчле җил вакытында йорт кәрнизләреннән, реклама такталарыннан, корыган ботаклы агачлардан читтәрәк торырга;

*шәхси йортларда яшәүчеләргә йорт түбәсе һәм яңгыр сулары торбаларының төзеклеген тикшерергә, подвалларны су басудан сакларга;

* яшен вакытында өйдә булганда электр приборларын уттан өзәргә, ишек-тәрәзәләрне ябарга, ачык тәрәзә янында тормаска, кулга тимер әйберләр тотмаска. Бу очракта иң ышанычлы урын – бүлмә уртасы.


Фикер өстәү