«Кайчак бизнес түгел, ә банк белән ике арадагы мәсьәләләрне генә хәл итеп утырабыз кебек тоела»

Эшкуарларга ни җитми? Башкалада әнә шул сорауга җавап эзләделәр. Татарстан эшмәкәрләр йортында узган чарада бизнесменнар һәм дәүләт органнары вәкилләре очрашты. Ике сәгатькә якын дәвам иткән сөйләшү барышында бәхәсле мәсьәләләрне дә күтәрделәр.

Быелның беренче яртысына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда теркәлгән кече һәм урта бизнес субъектлары саны 171 меңнән дә артып киткән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 3 процентка арткан.

– Республикада яшәүчеләрнең 40 проценты әлеге өлкәдә мәшгуль, – диде Татарстан икътисад министры урынбасары Олег Пелевин. – Ел башыннан бирле читкә товар озатучы кече һәм урта бизнес оешмалары саны гына да 450гә артты. Электрон сәүдә мәйданчыкларында 4,5 мең бизнес вәкиле теркәлде. Татарстанда да, ил күләмендә дә эшкуарларга күп санлы ярдәм чаралары гамәлдә. Ике арадагы элемтәләрне тагын да камилләштерү өчен, бүген без сезне тыңларга дип килдек.

Чарада Мәскәүдән «МСП корпорациясе» генераль директоры урынбасары Андрей Железняков та катнашты. Билгеле булганча, әлеге дәүләт органы эшкуарлыкны үстерү белән шөгыльләнә һәм ул эшмәкәрләргә яхшы таныш. Форсаттан файдаланып, Андрей Железняков бизнес вәкилләренә ярдәм чаралары, шул исәптән кредит программалары турында да сөйләде. Зур экранда 11–13 процентлы кредитлар турындагы мәгълүматны күргәч, эшмәкәрләр бер-беренә карашып, уфтанып та алды. Моны сизепме, Андрей Железняков:

– Процентлар артык югары дип саныйсызмы әллә? – дип сорап куйды.

Залда утыручыларның яртысы ук булмаса да, күбесе шул фикердә иде. Бер-береңә гаеп атар чак түгел, әле шушы арада гына Үзәк банкның төп ставканы күтәрүен искә төшерделәр эшмәкәрләргә.

– Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикадагы 274 предприятие дәүләт корпорациясеннән 10 миллиард сумлык кредит алган. Быелның беренче яртысында исә 100дән артык бизнес вәкиле 7 миллиард сумлык кредит рәсмиләштергән, – диде Андрей Железняков. – Гомумән, Татарстан Хөкүмәте белән безнең арада тыгыз эшлекле мөнәсәбәт урнашкан. Республикада эшкуарларга ярдәм итү өчен шактый эш башкарыла. Татарстан бу өлкәдә ил күләмендә әйдәп баручылар рәтендә.

Эш булганда, кыенлыклар да юк түгел, билгеле.

Республикада 2020 елдан бирле хәләл коры паеклар җитештерүне җайга салган Радик Гафуров сүзләренә караганда, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга да коры ризыклар озата. Әмма бу эшнең чыгымнары эшкуарларның үз җилкәсенә төшүен әйтте Радик Гафуров.

– Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен товар җитештерүчеләргә дәүләт тарафыннан аерым программалар булдырырга кирәк, – диде ул.

Эшмәкәрләр банклардагы «кәгазь боткасы»н киметү юлларын да эзләргә тәкъдим итте. «Кайчак без бизнес түгел, ә кредит оешмалары белән бетмәс-төкәнмәс мәсьәләләрне хәл итеп утырабыз кебек тоела», – дип күңелендәген әйтте алар. Баксаң-күрсәң, «МСП корпорациясе» белән дә эш майда йөзгән кебек кенә бармый. Эшмәкәрләр тиз арада рәсмиләштерелергә тиешле кредитны атналар буе көтүләреннән дә, Мәскәүдән, гомумән дә, бернинди җавап хаты ала алмаудан да зарланды.

– Моның ише төртмәле сорауларны көткән идем, – дип залдагы киеренкелекне бераз йомшартырга теләде Андрей Железняков.

Мәсьәләгә якын арада ачыклык кертергә дә вәгъдә итте ул. Мондый очрашулар даими узуын да искәрттеләр.

Эльвира ВӘЛИЕВА 


Фикер өстәү