Табигать саклап, акча ал! Республикада төрле экологик проектлар өчен грант һәм субсидияләр бирәләр

Республикада төрле экологик проектлар өчен грант һәм субсидияләр бирәләр.  2014–2021 елларда шушы максатларда 8,8 миллион сум акча тотылган, 43 проект тормышка ашырылган. Проектлар арасында төрлесе бар. Кайберәүләр сәламәтлекне ныгыту максатыннан «тозлы бүлмәләр» ясый, «Чистабулачак» экологик хәрәкәте исә, төрле өмәләр, бәйрәмнәр үткәрү өчен, грант ота. Бу хакта журналистларга Татарстанның экология һәм табигать министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде.

– Экологик проектларда «Чистабулачак» хәрәкәте бик актив катнаша. 2020 елда алар 1 миллион 500 меңнән артык акча откан булса, 2021 елда бу сумма 2 миллион 200 мең сумга җитте. Алар гел идеяләр белән яши. Проектларын тормышка да ашыра. 12 августта тагын бер бәйрәм – «Экоfest» уздырачаклар, – ди ул.

Егор Тарнавский, Мәскәүдән, Казанның Нокса елгасын төзекләндерү проекты өчен, 700 миллион сум акча сорадык, ди. Урынбасар әйтүенчә, әлеге елга буйларын тәртипкә китерү «Экология» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырылачак. «Без акча булу белән елганы чистарта башлаячакбыз», – ди ул.

Рус-география җәмгыяте рәисе урынбасары Андрей Агарков сулыкларны чистарту турында сөйләде. Быел Казансу яры буеннан 800 кубометр агач чыгарганнар, 300 капчык чүп-чар җыйганнар.

– «Хрустальный компас» илкүләм премиясенең онлайн тавыш бирү этабында лачын-балобаннарны яңарту проекты икенче урынны алды. Узган ел бу эш пилот проект булып башланган иде. Эре проектларда хәйриячеләрсез булмый. Әлеге эшебездә безгә «Сибур» оешмасы ярдәм итте, – ди Егор Тарнавский. – Лачын-балобан Кызыл китапка кертелгән.  Соңгы мәртәбә аны Татарстанда 1974 елда очраткан булганнар. Кама Тамагы районында үрчетелә. Аларга ясалма оялар куелды. Бала чыгардылар, безнең якка әкренләп ияләшеп киләләр. Кышларга киткәч, кире үзебезгә кайтырлар дип ышанабыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү