Яшел Үзәндә Муса Җәлил исемендәге яңа метеорны тапшырдылар

Яшел Үзәндә “Метеор-2020” судносын тапшыру тантанасы узды. Суднога Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме бирелгән.

Тантана сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Дәүләт Думасы депутаты Антон Прокофьев, Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

“Заводта эшләүчеләр өчен чыннан да әһәмиятле көн бу. Горький исемендәге заводның елына 12шәр метеор җитештергән вакытлары булды. Киләчәктә моңа ирешәчәгебезгә ышанам», – диде Михаил Афанасьев.

“Метеор-2020” тиз йөрешле пассажир судноларын “Си Тех” проект бюросы эшләгән. Экипаж әгъзаларының эшләү һәм ял итү зонасы, пассажирларның суднода утырып бару шартлары аерым игътибар үзәгенә алынган.

Метеор 120 урынга исәпләнгән. Анда шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар, балалы аналар өчен барлык шартлар тудырылган.

Тантанадан соң, гадәттәгечә, шампан шәрабен судноның борын өлешенә бәреп ваттылар, шуннан соң кунаклар яңа метеорда Иделгә чыкты.


Фикер өстәү