Хәләл акча: ислам финансларының мөмкинлекләрен беләбезме?

Закон бар, тик мәгълүмат җитми. Татарстан Министрлар Кабинетында ислам финанслары буенча узган киңәшмәдә хәләл акча турында күбрәк сөйләргә, тармакка ярдәм итү мөмкинлеген тикшерергә тәкъдим иттеләр. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Билгеле булганча, быелның 1 сентябреннән илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда партнерлык финансларын сынап карауга бәйле ике еллык тәҗрибә башланды. Аның төп максаты – ислам һәм традицион финанслау өчен шартларны тигезләү. Ул хәләл банкингны үстерергә ярдәм итәр, шулай ук, ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итәргә булышачак дип тә көтелә. Аңлашыла ки, ислам банкингы традицион банк системасыннан аерыла һәм ул дингә таяна. Белүебезчә, Коръәндә риба тыела, чөнки дин буенча җиңел юл белән кергән табыш хупланмый. Шуңа күрә бу очракта процентларны ышанычка нигезләнгән партнерлык алмаштыра.

– Партнерлык финансларын үстерү – ислам илләре белән хезмәттәшлек итү өчен мөһим корал. Әлеге стратегик юнәлеш Россия Президенты контролендә тора, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ислам банкингы безнең өчен чит-ят күренеш түгел. «Сбербанк» узган елның декабрендә үк Казанда шәригать кануннары нигезендә эшләүче тәүге офис ачты. Быелның октябрь азагында исә Иранның «Мир Бизнес Банк» кредит оешмасы башкалада шундый ук хезмәтләр күрсәтә башлады.

Яңа закон халык арасында ислам финансларына карата кызыксынуны арттырган, диделәр киңәшмәдә. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, ел башыннан бирле ислам кагыйдәләре нигезендә төзелгән килешүләр саны ике тапкыр арткан.

Татарстанда әлеге юнәлештә эш башланганнан бирле 2 меңгә якын предприятиегә финанс хезмәтләр күрсәтелде, 1 меңнән артык гаилә партнерлык финанслары ярдәмендә тораклы булды, шәригать кануннарына туры килүче 7 меңнән дә күбрәк банк картасы чыгарылды, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидһәт Шаһиәхмәтов.

Алда торган бурычлар турында сөйләгәндә, министр Татарстанда партнерлык финансларын үстерү буенча чараларның җентекле планын да тәкъдим итте. Юл картасы партнерлык финанслары өлкәсендә халыкның һәм бизнесның хәбәрдарлыгын һәм финанс грамоталылыгын арттыруны, белгечләр әзерләүне дә күз уңында тота.

Тәҗрибә рәвешендәге эштә катнашучы Ак Барс Банк идарәсе рәисенең беренче урынбасары Радик Сәлахетдинов исә ислам ипотекасының башкалар белән чагыштырганда кыйммәткә төшүенә игътибар итте. Ник дисәң, гадәти ипотека кредитлары өчен күпсанлы ташламалы программалар гамәлдә. «Тик алар ислам банкингы продуктларына кагылмый», – диде урынбасар һәм ислам банкингына бәйле тәҗрибәдә катнашучыларга да дәүләттән ярдәм чараларын алу мөмкинлеген тәэмин итүне сорады.

Киңәшмәдә тагын бер сан игътибарны җәлеп итте. Шәригать кануннарына туры килми дип санау сәбәпле, ислам динен тотучылар 1 триллион сумга якын акчасын банкка салырга ашыкмый. Россия Дәүләт Думасының Финанс базары буенча комитет җитәкчесе Анатолий Аксаков әйтүенчә, әгәр бу шулай икән, хәлдән килгән кадәр әлеге маяның ил икътисады файдасына эшли башлавын тәэмин итәргә кирәк.

Киңәшмә ахырында Рөстәм Миңнеханов халыкка ислам финанслары мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү һәм финанс яктан грамоталылыкны арттыру кирәклеген тагын бер тапкыр билгеләп үтте.

 

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: news.myseldon.com


Фикер өстәү