Мидхәт Шәһиәхмәтов: «Икътисад короновирус чикләүләренә кадәрге халәтенә кайтты»

Икътисад министрлыгының еллык коллегиясендә узган ел Татарстан икътисады нинди күрсәткечләргә ирешкәнлеге билгеле булды. Шулай ук резидентларны үзләренә җәлеп итү өчен кайсы районнарның тырышлык күрсәтүен дә әйттеләр.

Коллегиядә төп доклад белән чыгыш ясаган икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, Татарстанның тулай төбәк продукты 3,259 трлн сумны тәшкил иткән. Бу 2020 ел белән чагыштырганда 3,8 процентка арткан дигән сүз. Икътисади үсешкә сәнәгать җитештерүендә яңа көчләр кертеп җибәрү, нефть, химия һәм машина төзелеше продуктларын чыгару арту кебек факторлар йогынты ясаган.

– Республика икътисады короновирус чикләүләренә кадәрге вакытка җитте. Күп кенә тармаклар үз халәтенә кайтты. Бары тик җәмәгать туклануы гына үз көченә эшләп китә алмый. Узган елгы корылык авыл хуҗалыгына тискәре йогынты ясады. Шулай булуга карамастан, ваклап сату әйләнеше 1 млрд сумнан артып китте, ә уртача хезмәт хакы 105,8 процентка артып, 44930 сумга җитте, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аның сүзләренчә, республика казнасын баетуга төп өлешне Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләре керткән. Министр киләсе елларга да зур максатлар билгеләде. Хезмәт җитештерүчәнлеген һәм үсеш тотрыклылыгын, кеше капиталын үстерү, районнар үсешен тигезләү, моңа исә илкүләм һәм республика программаларын тормышка ашыру аша килү – куелган зур бурычларның берничәсе генә.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, бары тик ТОСЭР Яшел Үзән  генә куелган барлык нәтиҗәләргә ирешкән. Чаллы резидентлар санын тутырмаса, Түбән Кама эш урыннары һәм акча кертү буенча артта кала. Ә менә Менделеевск бөтенләй бернинди дә уңышка ирешмәгән. Узган ел бу районга бары тик ике резидент кына җәлеп ителгән булган.

Мидхәт Шәһиәхмәтов әйтүенчә, инвесторларга керемгә, милеккә һәм җиргә салым буенча ташламалар каралган. Бу да яңа компанияләрне җәлеп итәр өчен уңышлы чара булып торырга мөмкин, дип саный министр. Шуңа күрә быелга өметләре зурдан. Ул Татарстанга 34 яңа резидент, 12,2 млрд сум инвестиция һәм 2,8 мең хезмәт урыны җәлеп итү бурычын куйды.

Инвестицияләр өчен көрәштә ил төбәкләре арасында көндәшлек арта баруына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та басым ясады. Аның фикеренчә, Татарстан сәнәгать мәйданчыклары инвесторларның кабул ителә торган карарлары тизлеге, административ процедураларны киметү, инфраструктура сыйфаты һәм ресурслар белән тәэмин итү таләпләренә туры килергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов республика махсус зоналары һәм ТОСЭР эшен активлаштырырга өндәде.

– Бу елга максат – кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүчеләр санын 800 мең кешегә җиткерү. Кече һәм урта эшкуарлыкны системалы рәвештә үстерү белән шөгыльләнүче районнар социаль-икътисади үсеш рейтингында алдынгы урыннарны били. Болар – Тукай, Югары Ослан районнары, Казан һәм Чаллы. Шул ук вакытта бизнесны үстерүгә җитәрлек игътибар бирмәүче районнар да бар.  Бу – Кайбыч, Әгерҗе, Аксубай һәм тагын берничә район. Мин алардан артта калуның сәбәпләрен җентекләп анализлауны сорар идем, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент район башлыкларына эшмәкәрлек өчен шартлар тудырырга кирәклегенә игътибарны кат-кат юнәлтте.

– Сезнең һәр территориягездә инициативалы, сәләтле кешеләр күп. Аларны бу процессларга җәлеп итәргә кирәк, – диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хакимият өчен төп макроикътисади бурыч – инвестицион активлыкны стимуллаштыру.

– Узган ел нәтиҗәләре буенча республика предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан якынча 650 млрд сум күләмендә табыш алынган. Предприятие директорларына һәм милекчеләренә мөрәҗәгать итәм: бу финанс ресурслары Татарстанда калырга һәм инвестицион проектларны эшләтеп җибәрү һәм сезнең продукциянең конкурентлылык сәләтен арттыру өчен база булып торырга тиеш, – дип билгеләп үтте Президент.

Аның фикеренчә, районнар икътисадын үстерү өчен тагын бер мөмкинлек – сәнәгать парклары. Аларның резидентлары сәнәгать җитештерүе күләменең якынча 10 процентын формалаштыра. 2021 елда 7 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган. Паркларны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган: резидентлар өчен салым ташламалары, төзелешкә кредитлар бирелә. Шуңа да карамастан, 9 районда сәнәгать парклары билгеләнгән таләпләргә туры килми. Нәтиҗәдә аларның резидентлары дәүләт ярдәме инструментларыннан файдалана алмый. Рөстәм Миңнеханов әлеге районнар җитәкчелегенә сәнәгать мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар күрергә кушты.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү